

Республика Хөкүмәте Премьер-министры Андрей Назаров үзенең чыгышында әлеге конкурсның Башкортстан Башлыгы Радий Хәбировның Указы белән гамәлгә куелуын һәм дүртенче тапкыр уздырылуын билгеләп үтте. Аның төп максаты – салым дисциплинасының югары дәрәҗәсе һәм бизнесны ачык алып баруы белән аерылып торган оешмаларны билгеләү. Шундый ук конкурс Русия төбәкләре арасында бары тик Свердловск өлкәсендә генә үткәрелә.
- Якынча мәгълүматларга караганда, 11 айда Башкортстан Республикасының берләштерелгән бюджетына 209 миллиард сум салым һәм салым булмаган керем кергән. Бу узган елгы дәрәҗәдән 18 процентка артыграк. Иң мөһиме, без салымнар җыеп кына калмыйбыз, бизнеска, шул исәптән салым ташламалары һәм преференция рәвешендә дә, зур игътибар бирәбез, - диде Андрей Назаров.
Республика Премьер-министры шулай ук Башкортстанның Русия төбәкләре арасында салым ташламалары күләме буенча лидерларның берсе булуын билгеләп үтте. Чара йомгаклары буенча ел саен уздырыла торган «Ел салым түләүчесе» республика конкурсы лауреатлары Премьер-министр кулыннан бүләкләр алды.
Фото: pravitelstvorb.ru