

Башкортстан Хөкүмәте Премьер-министры Андрей Назаров билгеләп үткәнчә, хәзерге вакытта Русиягә каршы 13 меңгә якын санкция, шуның 10 меңнән артыгы ел башыннан, кертелгән. Алар саны буенча ил өч тапкыр Иранны һәм биш тапкыр диярлек Сүрияне узып киткән. Андрей Назаров ассызыклаганча, санкцияләр финанс системасының тотрыклылыгын бозмады, макроикътисади тотрыклылыкка йогынты ясамады. Килеп туган хәлгә карамастан, федераль казнаның керемнәре быел 10 процентка югарырак һәм 20 триллион сумга җитә.
- Безнең республикада бюджет керемнәре, 18 процентка артып, 220 миллиард сумнан артып китте. Моннан тыш, хәзер без дөньяның 113 иле белән сәүдә-икътисади мөнәсәбәтләрне саклыйбыз. 9 ай нәтиҗәләре буенча тышкы сәүдә әйләнеше 13,5 процентка артты. Ул 4 миллиард долларга якынлашты. Шул ук вакытта 10 ил исәбенә Кытай, Казахстан, Латвия, Нидерланды, Беларусь, Төркия, Һиндстан, Финляндия, Германия, Үзбәкстан кергән. Аларга тышкы сәүдә әйләнешенең якынча 70 проценты туры килә, - диде Андрей Назаров.
- Уфа шәһәре белән Шанхай хезмәттәшлек оешмасын эшлекле хезмәттәшлекнең тыгыз багланышлары бәйли. 2015 елда монда ШОС дәүләт башлыклары советы утырышы узды, аның кысаларында төп документларның берсе кабул ителде, атап әйткәндә - 2025 елга кадәр оешманы үстерү стратегиясе. Шул ук елда Русия төбәкара багланышларның төп механизмы ШОС төбәкләре форумы башлангычын белдерде. ШОС киңлегендә мондый хезмәттәшлекнең төп принциплары 2019 елда Бишкәктә расланган ШОС дәүләтләренең төбәкара хезмәттәшлеген үстерү программасында теркәлгән. Әлеге форум катнашучыларның уртак тырышлыгы белән икътисади һәм гуманитар хезмәттәшлекне үстерүгә, оешмабыз киңлекләрендә төбәкара хезмәттәшлекне үстерүгә ярдәм итүгә зур өлеш кертәчәк, дип ышанам, - дип ассызыклады Чжан Мин.
- Без хәзерге вәзгыять буенча фаразлар бирдек инде, һәм алар тормышка ашты. Белгәнегезчә, санкцияләр буенча позицияне үзебезнең Европа партнерларыбызга җиткердек, Коллектив Көнбатышның берьяклы чикләү чараларын легитим һәм аз булса да акланган дип саный алмыйбыз, диделәр. Санкцияләр БМО Уставы нигезендә БМО Хәвефсезлек советы тарафыннан гына салынырга мөмкин. Ләкин бу кемгә кызык, - дип билгеләде Мария Захарова.
Кытай комитетының халыкара сәүдәгә ярдәм итү һәм Кытай халыкара сәүдә палатасының Русиядәге вәкиллеге башлыгы Гао Ци, тышкы сәяси хәлгә карамастан, санкцияләрнең Русия белән Кытай мөнәсәбәтләрен үстерүгә комачауламаячагы турындагы стратегик сессиядә катнашучылар белән уртаклашты.
Италия эшкуарлары ассоциациясе президенты Витторио Торрембини шулай ук ике илнең дә хезмәттәшлеге мөһимлеген билгеләп үтте.
Фото: pravitelstvorb.ru