+22 °С
Яңгыр
VKOKTelegramMax
Икътисад
15 декабрь 2022, 14:56

Санкцияләр шартларында экспорт ничек гамәлгә ашырыла?

Уфада «Халыкара бизнес атналыгы» кырларында яңа шартларда экспорт һәм бизнес турында фикер алыштылар. Чарада халыкара сәүдә, банкинг, логистика, кече һәм урта бизнес вәкилләре катнашты.

Санкцияләр шартларында экспорт ничек гамәлгә ашырыла?Санкцияләр шартларында экспорт ничек гамәлгә ашырыла?
Санкцияләр шартларында экспорт ничек гамәлгә ашырыла?

Бүген икътисади санкцияләр шартларында бизнес яңа чикләүләр белән бәрелешә. Русия компанияләре генә түгел, чит ил компанияләре дә кыенлыклар кичерә, чөнки Русия халыкара базарда мөһим буын булды һәм булып кала бирә.

Әмма яңа трендларга карамастан, хакимият һәм бизнес эшенең ориентирлары элеккечә кала бирә. Аларны күптән түгел интервьюда Башкортстан Республикасы Башлыгы Радий Хәбиров билгеләде.

- Бизнесны алдарга ярамый һәм килешүләр һичшиксез үтәлергә тиеш. Бизнесны бер тапкыр алдыйсың икән, башкача сиңа ышаныч булмаячак. Бизнесмен миннән нәрсә белән аерыла? Мин күпкә уңайлырак хәлдә. Мин яисә минем хезмәттәшләрем кайдадыр начаррак эшләсә дә, хезмәт хакын алыначак. Ә эшкуар, әгәр хата ясый икән, акчасыз кала, - дип аңлатты Радий Хәбиров.

Бүген бизнесның көнчыгыш ягына авышуы күзәтелә. Шул ук вакытта чит ил партнерлары өчен дә, безнең өчен дә кызыклы һәм уңайлы шартлар тудырырга кирәк.

Бизнес-тренер Сергей Шевченко фикеренчә, иң нәтиҗәле модельләрнең берсе - "идея – җитештерү – сату" моделе буенча тулы цикллы уртак предприятиеләр төзү. Әлеге бизнес-модель төбәкләр үсешенә, көндәшлеккә сәләтлелекне арттыруга, эш урыннары булдыруга, инвестицияләр җәлеп итүгә ярдәм итә.

Алга табан "Райффайзенбанк" вәкиле, транзакциия продуктларын сату буенча төбәк менеджеры Сергей Семенов яңа шартларда хәвеф-хәтәрләрне киметеп халыкара транзакцияләр үткәрү турында сөйләде. Ә логистика өлкәсендәге проблемаларны «Арнейс» компаниясе генеральный директоры Игорь Бурлов җиткерде.

Автор:Денис Таваев
Читайте нас