+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Икътисад
15 декабрь 2022, 14:12

Яңа килешүгә кул куелды

Бүген, 15 декабрьдә, Башкортстан Хөкүмәте һәм Русиянең иң эре даруханә челтәрләренең берсе булган «Фармленд» "Халыкара бизнес атналыгы" форумында хезмәттәшлек турында килешүгә кул куйдылар.

Яңа килешүгә кул куелдыЯңа килешүгә кул куелды
Яңа килешүгә кул куелды
Компания Башкортстанда капиталь кертемнәр төрендә гомум инвестицияләр күләме 1,25 миллиард сумга кадәр булган логистик комплекс төзергә планлаштыра.

- Инвестпроектта Башкортстаның социаль-икътисади үсеш бурычларын хәл итү максатында логистик комплекс төзү, шулай ук республика территориясендә инвестицион эшчәнлекне үстерү өчен уңай шартлар тудыру каралган, - дип сөйләде республиканың сәүдә һәм хезмәтләр күрсәтү министры Алексей Гусев.

Инвестпроектны тормышка ашыру Уфада 100 эш урыны булдырырга мөмкинлек бирәчәк.

- Танылган даруханә челтәре белән партнерлык мөнәсәбәтләре булдыру төбәк җитештерүчеләрнең бизнесын үстерү өчен перспектив шартлар формалаштыруга ярдәм итә, - дип өстәде Алексей Гусев.

Фото: "Башинформ" агентлыгы


Автор:Ример Насретдинов
Читайте нас