+22 °С
Яңгыр
VKOKTelegramMax
Икътисад
15 декабрь 2022, 14:26

Яңа проект - яңа мөмкинлекләр ача

Башкортстан Республикасында 229,2 миллион сумлык ярминкә комплексы төзеләчәк.

Яңа проект - яңа мөмкинлекләр ачаЯңа проект - яңа мөмкинлекләр ача
Яңа проект - яңа мөмкинлекләр ача
15 декабрьдә Уфада "Халыкара бизнес атналыгы" форумы кысаларында Башкортстан Хөкүмәте һәм «Русские ярмарки - Башкортостан» җәмгыяте арасында капиталь кертемнәр төрендә гомум инвестицияләр күләме 229,2 миллион сумга кадәр булган хезмәттәшлек турында килешү имзаланды.

Проектта ярминкә сәүдәсен һәм электрон маркетплейсны оештыру, республика авыл хуҗалыгы товарлары җитештерүчеләренең товарларын һәм хезмәтләрен гамәлгә ашыру өчен инфраструктура булдыру каралган.

- Проектны тормышка ашыру 38 яңа эш урыны булдырырга мөмкинлек бирәчәк, - диде Башкортстанның сәүдә һәм хезмәтләр күрсәтү министры Алесей Гусев.

Шуны билгеләргә кирәк, компания проектына салым ташламалары бирелде, ул өстенлекле статус алды.

"Русские ярмарки" җәмгыяте компаниясе бөтен Русия территориясе буенча ел әйләнәсенә авыл хуҗалыгы һәм сәнәгать ярминкәләре челтәрен булдыру проектын гамәлгә ашыру инициаторы булып тора. 6-7 ел дәвамында алар Русиянең барлык субъектларында 100 меңнән артык халкы булган 170 шәһәрдә ярминкәләр ачу планлаштыра. Бу гомум мәйданы 380 гектар булган ярминкә комплексларының үзара бәйләнгән челтәрен формалаштырырга мөмкинлек бирәчәк.

 

Автор:Ример Насретдинов
Читайте нас