

Бүген Русиянең махсус икътисади зоналарының инвестицион җәлеп итүчәнлегенең VI Илкүләм рейтингы нәтиҗәләре игълан ителде. Бу, Башкортсан Башлыгы Радий Хәбиров сүзләренчә - җитди казаныш. Тулаем алганда, махсус икътисади зоналар рейтингында республика 4 пунктка - 12дән 8нче урынга күтәрелде.
"Агымдагы елда республика инженерлык һәм транспорт инфраструктурасын әзерләүдә дә алга китте. Хәзер «Алга» махсус икътисади зонасында инвестицияләрнең гомум күләме 42 миллиард сумнан артык булган 12 резидент эшли, монда 2 меңнән артык эш урыны булдырылачак. «Алга» зонасы идарәче компаниясе - Башкортстанның Үсеш корпорациясе", - дип белдерде Радий Хәбиров.
Фото: социаль челтәрләрдән