+20 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Икътисад
16 декабрь 2022, 07:10

Башкортстанның тышкы сәүдә әйләнеше 9 айда 13,5 процентка арткан

Башкортстан Республикасының тышкы сәүдә әйләнеше агымдагы елның 9 аенда 13,5 процентка артты. Шулай ук экспорт 17,1 процентка арткан, шул исәптән энергетик булмаган товарларныкы (9 айда 15,6 процентка, экспортның гомум күләмендә өлеше - 65,3 процент).

Башкортстанның тышкы сәүдә әйләнеше 9 айда 13,5 процентка артканБашкортстанның тышкы сәүдә әйләнеше 9 айда 13,5 процентка арткан
Башкортстанның тышкы сәүдә әйләнеше 9 айда 13,5 процентка арткан


Бу хакта Башкортстан Республикасының тышкы икътисади элемтәләр һәм конгресс эшчәнлеге министры Маргарита Болычева Уфада узучы Халыкара бизнес атналыгы кысаларында үткәрелгән «5С Концепция стратегиясе» тематик сессиясе барышында хәбәр итте.

- Башкортстан Республикасының тышкы сәүдә күрсәткечләрен киңәйтү өчен төбәктә экспортны үстерүнең нәтиҗәле формуласын эшләү зарур. Аны кыскача " Экспортлы 5С " дип атарга мөмкин. Ул биш төп элементны үз эченә ала: тизлек, сервис, синергия, заманча инфраструктура һәм стимуллаштыру, - диде Маргарита Болычева.

Беренче "С" - беренче чиратта норматив документлар белән эшләгәндә, яки, мәсәлән, төзелештә кирәк булган тизлек.

Икенче "С" экспортерлар һәм экспортка юнәлеш алган инвесторлар өчен сервисларны яисә махсус хезмәтләрне үз эченә ала. Икенче «С»ның төп өлеше булып финанс ярдәме тора - югары экспорт потенциалы булган проектлар өчен җитештерү һәм тәэмин итүче инфраструктурага чыгымнар түләнә. Бу республикага чит ил компанияләрен җәлеп итәргә мөмкинлек бирә.

Өченче "С" - активлык һәм потенциал синергиясе. Республикада Евразия икътисади үзәге проектын гамәлгә ашыру башланды. Русия төбәкләре предприятиеләре коммуникациясенең яңа моделе аларның куәтләрен берләштерергә һәм югары экспорт потенциалы булган продукт булдырырга мөмкинлек бирә.

Формуладагы дүртенче "С" - заманча инфраструктура.

«С-формула"ның бишенче элементы - экспорт эшкуарлыгын стимуллаштыру. Республикада "Эшкуарлык кэшбэгы" программасы булдырыла. Бу - эшкуарның салым түләүләренең яртысын каплый торган грант.

Фото: pravitelstvorb.ru

Автор:Фануз Хабибуллин
Читайте нас