+20 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Икътисад
16 декабрь 2022, 08:40

Безнең кибетләрдә нинди азык-төлекләргә ихтыяҗ зур?

"Халыкара бизнес атналыгы" форумында "Башкортстан продукты" проекты дипломантлары сәүдә-сатып алу конференциясе уздырды.

Безнең кибетләрдә нинди азык-төлекләргә ихтыяҗ зур?Безнең кибетләрдә нинди азык-төлекләргә ихтыяҗ зур?
Безнең кибетләрдә нинди азык-төлекләргә ихтыяҗ зур?

Конференциядә республиканың 40тан артык предприятиесе кибетләргә икмәк һәм кондитер продукциясе, күмәч һәм сөт ризыклары, ит ярымфабрикатлары, колбаса, бал, умартачылык продукциясе, чәй, су һәм алкогольсез эчемлекләр китерү теләге белдерде.

Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров сүзләренә караганда, "Башкортстан продукты" проекты дистә елга якын Башкортстан һәм Русия базарларында республика предприятиеләре продукциясен хуплый һәм алга этәрә.

- Эшлекле очрашу җитештерүчеләргә хезмәттәшлек шартлары турында сөйләшергә, продукцияләрен күрсәтергә һәм хезмәттәшлекнең мөһим мәсьәләләрен ачыкларга мөмкинлек бирде, - дип билгеләп үтте Башкортстанның сәүдә һәм хезмәтләр күрсәтү министры Алексей Гусев.

Очрашу базарда катнашучылар арасында партнерлыкны үстерү өчен әһәмиятле мәйданчык булды.

Фото: Башкортстан Хөкүмәте

Автор:Ример Насретдинов
Читайте нас