Башкортстан Республикасында гомум бәясе 5 миллиард сум булган ике күмәртәләп сату үзәге төзү планлаштырыла. Инвестицион проектларны гамәлгә ашыру турындагы килешүгә республика Хөкүмәте «Таврос Агропарк» һәм «Абсолют» җәмгыятьләре белән кул куйды.
"Таврос“ төбәк территориясендә 4 миллиард сумлык агропарк төзергә ниятли. Масштаблы инвестпроектны гамәлгә ашыру 50 яңа эш урыны булдырырга, шулай ук предприятие хезмәткәрләрен әзерләү һәм укыту өчен шартлар булдырырга мөмкинлек бирәчәк", - дип билгеләп үтте Башкортстанның сәүдә һәм хезмәтләр күрсәтү министры Алексей Гусев.
«Абсолют» җәмгыяте проектында склад биналары һәм административ комплекс төзү каралган. Территориядә килүчеләр өчен парковка урыннары һәм продукция белән тәэмин итүчеләр өчен төяү-бушату зоналары булачак. Халыкка социаль ярдәм күрсәтү сыйфатында территориядә «Ял көне ярминкәсе» уздырылачак, анда республика фермерлары сәүдә урыннарын бушлай алачак.
Бу проект та 50 яңа эш урыны булдыруны күздә тота. Инвестицияләрнең гомум күләме - 1 миллиард сумга кадәр.