+24 °С
Яңгыр
VKOKTelegramMax
Икътисад
16 декабрь 2022, 10:35

Быел Башкортстанга Белоруссия экспорты 30 проценттан арткан

Бу көннәрдә Уфада узучы Халыкара бизнес атнасында Башкортстан һәм Беларусь предприятиеләре арасында сәнәгать кооперациясен алга җибәрү мәсьәләләре буенча фикер алыштылар. Агымдагы елның 10 ае эчендә Беларусь Республикасының Уфа шәһәрендәге Илчелеге бүлекчәсе җитәкчесе Артур Карпович билгеләп үткәнчә, агымдагы елның 10 аенда Башкортстан Республикасына Белоруссия экспорты 30 проценттан артыкка үскән.

Быел Башкортстанга Белоруссия экспорты 30 проценттан артканБыел Башкортстанга Белоруссия экспорты 30 проценттан арткан
Быел Башкортстанга Белоруссия экспорты 30 проценттан арткан

“Шактый эш башкарылды. Минемчә, Уфада Халыкара бизнес атналыгы кысаларында оештырылган мәйданчык безнең мөнәсәбәтләргә өстәмә этәргеч бирәчәк. Бу бигрәк тә Уфа шәһәренең 450 еллыгын бәйрәм итү алдыннан актуаль”, - диде Артур Карпович.

Башкортстан Республикасы һәм Беларусь Республикасы төбәкара һәм тышкы икътисади хезмәттәшлекне ныгытуда шактый алга киттеләр, ә дустанә булмаган илләр ягыннан басым шартларында сәүдә-икътисади хезмәттәшлекне үстерү дәвам итә.

Башкортстан Республикасы Премьер-министрының беренче урынбасары, икътисади үсеш һәм инвестицион сәясәт министры Рөстәм Моратов сүзләренә караганда, сәнәгать - хезмәттәшлекнең әйдәүче юнәлешләреннән берсе. Бүгенге көндә Башкортстан Республикасы белән Беларусь Республикасы арасында партнерлык мөнәсәбәтләре төзелгән, шулар нигезендә предприятиеләр Союз дәүләтенең заманча сәнәгатен үстерүдә әһәмиятле нәтиҗәләргә ирешә.

Фото: pravitelstvorb.ru

Автор:Фануз Хабибуллин
Читайте нас