+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Икътисад
16 декабрь 2022, 03:55

Сәнәгать кластерларын яңа эш режимы көтә

Сәнәгать кластерларының яңа эш режимы Халыкара форумның беренче көнендә каралды. Киңәшмәдә Русия Кластерлар, технопарклар һәм махсус икьтисади зоналар (алга таба - АКИТ) ассоциациясе директоры Андрей Шпиленко, Башкортстан Кластерлар ассоциациясе директоры Азамат Юлгутлин, сәнәгать предприятиеләре җитәкчеләре катнашты.

Сәнәгать кластерларын яңа эш режимы көтәСәнәгать кластерларын яңа эш режимы көтә
Сәнәгать кластерларын яңа эш режимы көтә


ВКС режимында фикер алышуга Русия Федерациясе Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгының Төбәк сәнәгать сәясәте һәм проект идарәсе департаменты директоры урынбасары Леонид Данилов һәм кластер сәясәтен үстерү юнәлеше җитәкчесе Евгений Кравченко кушылдылар.

Андрей Шпиленко искә төшергәнчә, сәнәгать кластерлары эше өчен яңа шартлар Русия Президенты Владимир Путин тарафыннан быел июньдә Петербург Халыкара икътисади форумы вакытында анонсланган. Ташламалы режим алдагы елның 1 гыйнварыннан эшли башлаячак.

"Асылда, кластерларның радикаль "яңарышы" әзерләнә. Сәнәгать кластерларында катнашучыларга 15 елга кадәр 3-5 процент ставка белән озак сроклы кредитлар биреләчәк, страховка взносларын 7,6 процентка кадәр киметү күздә тотыла. Яңа продукция сатып алучылар яңа производствоны эшләтеп җибәргәннән соң старт партиясе сатып алуга 150 млн. сумга кадәр субсидия ала алачак. Уңайлы салым һәм таможня режимын булдыру шулай ук "яңарыш" буенча планга керә, катнашучы сәнәгать предприятиеләрен администрацияләүне гадиләштерү, тикшерүләр санын киметү максаты куела. Сәнәгать кластерларының инновацион продукциясенә гарантияле ихтыяҗны тәэмин итү мөһим», - дип сөйләде Андрей Шпиленко.

Фото: pravitelstvorb.ru

Автор:Фануз Хабибуллин
Читайте нас