

- Башкортстанның Төркия белән хезмәттәшлеге бик тиз киңәя. Быел без Төркия компанияләре вәкилләре белән күп кенә сөйләшүләр уздырдык һәм аларның кайберләре белән республикабызда инвестпроектларны гамәлгә ашыру турында килешүләр төзедек, - дип ассызыклады Башкортстан Үсеш корпорациясе генеральный директоры Наил Габбасов. - Һичшиксез, төзелгән килешү инвестицион даирәләрдә башлангычларны алга сөрүгә һәм төбәкләргә үзара инвестицияләрне үстерүгә бер адым булачак.
Документ нигезендә, Үсеш корпорациясе һәм «Русия-Төркия диалогы» Башкортстан һәм Төркиянең бизнес-берләшмәләренә оешмаларның эшчәнлеге, преференция зоналары эше өлкәсендә тәҗрибә уртаклашуга юнәлтелгән чаралар уздыру турында төрле яклап булышлык итәчәк. Моннан тыш, оешмалар потенциаль инвесторларга инвестиция проектларын гамәлгә ашыру һәм республикаларда производстволарны локальләштерү мәсьәләләре буенча тулыканлы консультация ярдәме күрсәтәчәк.
Фото: pravitelstvorb.ru