+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Икътисад
19 декабрь 2022, 08:20

Хезмәт күрсәтү югары дәрәҗәдә

Республиканың Төзелеш һәм архитектура министрлыгында төзелеш комплексының инвестицион эшчәнлеге субъектлары өчен сораштыру үткәрелде.

Анкета нәтиҗәләре республика респондентларының газ белән тәэмин итү челтәрләренә тоташтыру буенча хезмәтләр күрсәтүнең сыйфатын югары бәяләвен күрсәтте. Анкета нәтиҗәләре буенча биш баллы шкала буенча уртача балл 4,96 балл тәшкил итте.

- Мондый сораштырулар ярдәмендә без республика эшкуарлары өчен район хакимиятләре белән берлектә күрсәтелә торган хезмәтләрнең сыйфатын күзәтә һәм инвесторлар өчен уңайлы шартлар булдыру буенча эшне камилләштерә алабыз, - диде төзелеш һәм архитектура министры вазыйфаларын башкаручы Егор Родин.

Сораштыруда 2022 елның дүртенче кварталында газүткәргечкә тоташу хезмәтен алган 24 инвестор катнашты. Респондентлар Башкортстан Республикасы территориясендә газүткәргечкә кушылу процедурасы турында бирелгән мәгълүматның тулылыгын, тоташтыру бәясеннән канәгатьлек, тизлеген һәм дәрәҗәсен, тоташтырыла торган газүткәргечтә газ бүлү челтәрләренең куәтлелеген яисә үткәрүчәнлеген бәяләде.

Сораштыруда катнашучыларның төп теләге булып Русия Федерациясе дәүләт хезмәтләре порталының өзлексез эшләвен тәэмин итү тора.

Хезмәт күрсәтү югары дәрәҗәдә
Хезмәт күрсәтү югары дәрәҗәдә
Автор:Резеда Галикәева
Читайте нас