+24 °С
Яңгыр
VKOKTelegramMax
Икътисад
19 декабрь 2022, 10:09

Салым түләүдә үзгәрешләр көтелә

2023 елның 1 гыйнварыннан салым түләүченең Бердәм салым системасы (ЕНС) институты кертеләчәк.

Салым түләүдә үзгәрешләр көтеләСалым түләүдә үзгәрешләр көтелә
Салым түләүдә үзгәрешләр көтелә

«Русия Федерациясе Салым кодексының беренче һәм икенче өлешенә үзгәрешләр кертү турында» 2023 елның 14 июлендәге 263-ФЗ санлы Федераль закон нигезендә, гражданнар, компанияләр һәм эшкуарлар салымнарны бердәм салым счеты (ЕНС) аша түли алачак.
Яңа проектның асылы нәрсәдә, аның төп максаты нинди?
Бүген бизнеска салым түләү өчен бюджет классификациясенең 1,5 мең коды һәм муниципаль берәмлекләрнең меңләгән коды булуын исәпкә алу таләп ителә, аларны түләү йөкләмәләрендә хатасыз күрсәтергә кирәк. ЕНС кертү белән боларның барысы да кирәк булмаячак. Бердәнбер таләп ителәчәк нәрсә - ИНН һәм түләү суммасын күрсәтү.
Шул рәвешле, яңа елдан салым түләүче акчаларны үзенең ЕНСына кертә ала, ә алга таба салым хезмәте аларны автомат рәвештә аның бурычлары буенча бүләчәк.

Салымнар түләүнең яңа механизмының түбәндәге өстенлекләрен билгеләп үтәбез.
Салымнар түләү бурычларын үтәү өчен айга бер мәртәбә төрле салымнар буенча барлык йөкләмәләр берләштерелгән бер түләү суммасы белән Бердәм салым системасын гамәлгә ашыру да җитә.

Салым түләүче һәрвакытта да төгәл булачак, бер сумма рәвешендә үз исәбеңнең балансын аңлаячак - йә үз хисабыңда суммалар рәвешендә актив буласың, йә син нидер тиеш - һәм шул вакытта бары тик бер генә түләү документы булачак.
Ягъни бер үк вакытта бер түләүченең төрле түләүләр буенча бурычы булган хәл мөмкин түгел, чөнки бердәм салым исәбе буенча бюджет белән исәпләүләрнең бердәм сальдосы формалаша.

Бюджет белән исәпләгәндә бердәм сумма түләүләрне төгәлләштерү һәм исәпләшү уздыру буенча кирәгеннән артык процедуралардан тулысынча баш тартырга мөмкинлек бирәчәк. Хәзер алар салым түләүчеләр уздырырга мәҗбүр, мәсәлән, түләү реквизитының дөрес күрсәтелмәве аркасында гына.

Моның өчен салым түләүнең бердәм сроклары билгеләнә - һәр айның 28е, аванс түләүләре буенча декларацияләр һәм мөрәҗәгатьләр бирү сроклары - һәр айның 25е, бу салым түләүчеләрнең түләү календарен гадиләштерә һәм барлык салымнарны аена бер тапкыр бердәм салым түләве белән түләргә мөмкинлек бирә.

Шул рәвешле салым түләүчеләр тарафыннан салым түләү буенча үз бурычларын үтәү тәртибе шактый гадиләштерелә", - диде бүгенге оператив киңәшмәдә Русия Федераль салым хезмәтенең Башкортстан буенча идарәсе җитәкчесе Андрей Агапов.

Фото: golosstepi.ru

Автор:Гөлия Мөгаллимова
Читайте нас