+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Икътисад
20 декабрь 2022, 10:05

Андрей Назаров Русия сәүдә вәкиллеге каршындагы Башкортстан вәкилләренә хезмәт паспортлары тапшырды

Башкортстан Хөкүмәтендә Премьер-министр Андрей Назаров Русия Федерациясенең чит илләрдәге Сәүдә вәкиллекләре каршындагы республика вәкилләренә хезмәт паспортлары тапшырды. Документларны Башкортстанның Беларусь, Казахстан, Үзбәкстан, Төркия республикаларында вәкилләре алды.

Андрей Назаров Русия сәүдә вәкиллеге каршындагы Башкортстан вәкилләренә хезмәт паспортлары тапшырдыАндрей Назаров Русия сәүдә вәкиллеге каршындагы Башкортстан вәкилләренә хезмәт паспортлары тапшырды
Андрей Назаров Русия сәүдә вәкиллеге каршындагы Башкортстан вәкилләренә хезмәт паспортлары тапшырды

Премьер-министр ассызыклаганча, Белоруссия, Казахстан, Кытай, Төркия һәм Үзбәкстан белән ныклы һәм ышанычлы партнерлык булдыру - тышкы икътисади эшчәнлек үсешендә республиканың өстенлеге. Илебез бизнесына бу илләр базарларына чыгуда ярдәм итү, сәнәгать предприятиеләре арасында кооперация формалаштыру, производстволарны локальләштерү һәм яңа логистик чылбырлар төзү, үзара инвестицияләр һәм проектлар, ватандашларга һәм мәдәни элемтәләргә ярдәм итү - болар барысы да әлеге вәкилләрнең эшчәнлегеннән көтелгән нәтиҗә.

- Белоруссиядә, Казахстанда һәм Үзбәкстанда без инде иң югары дәрәҗәдә сөйләшүләр уздырдык. Бу илләрнең хакимиятләре һәм бизнес-бергәлеге Башкортстан белән хезмәттәшлекне үстерергә тели. Шунысы мөһим: безнең уртак проектларны гамәлгә ашыру турында конкрет килешүләребез бар. Әйтик, "Амкодор" Белоруссия компаниясе белән аларның техник биремнәре буенча безнең "Уфа" индустриаль паркында авыл хуҗалыгы машиналарын һәм җиһазларын җитештерү буенча завод төзүгә керештек. Биредә инвестицияләр күләме якынча 2,5 млрд. сум тәшкил итәчәк. Бер үк вакытта без коммуналь техника чыгару буенча заводның икенче проектын әзерлибез, - диде Андрей Назаров.

Фото: pravitelstvorb.ru

 

Автор:Фануз Хабибуллин
Читайте нас