+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Икътисад
20 декабрь 2022, 11:19

INVESTRB.RU сервисы булдырылды

Ул дәүләт сатып алуларында ярдәм итәчәк.

INVESTRB.RU сервисы булдырылдыINVESTRB.RU сервисы булдырылды
INVESTRB.RU сервисы булдырылды

Дәүләт идарәсенең Санлы үсеш министрлыгы Башкортстан Республикасының INVESTRB.RU инвестиция порталы кулланучыларына торгларның автоматлаштырылган системасыннан дәүләт сатып алулары турында хәбәр итүне көйләргә мөмкинлек бирүче сервис булдыру турында хәбәр итте.

- INVESTRB.RU да сервис бизнес вәкилләренә дәүләт сатып алулары сайтында туры килә торган лот эзләп йөрергә туры килмәсен өчен булдырылды, - диде Башкортстанның санлы үсеш министры урынбасары Динар Шәрәфетдинов. - Яңа сатып алулар турындагы мәгълүмат кулланучы тарафыннан күрсәтелгән электрон почтага тәүлегенә бер тапкыр киләчәк.

Сатып алулар турында автомат хәбәр итү сервисын җайга салу өчен "Дәүләт сатып алулары" инвестиция порталы бүлегендә мәгълүмат белән танышырга һәм, тиешле төймәгә басып, аңа күчәргә кирәк. Аннары портал көндәлек юллама алу өчен нәрсә эшләргә кирәклеге турында хәбәр итә. Сервисны җайга салу шартларының берсе - таныклаучы үзәктә электрон-санлы имза алу.

Автор:Гөлия Мөгаллимова
Читайте нас