+24 °С
Яңгыр
VKOKTelegramMax
Икътисад
20 декабрь 2022, 11:15

Сәнәгать үсеше - һәрберебезнең тырышлыгы нәтиҗәсе ул

Бүген "Башинформ" мәгълүмат агентлыгында Башкортстан Республикасы Хөкүмәте вице-премьеры, сәнәгать, энергетика һәм инновацияләр министры Александр Шельдяевның матбугат конференциясе узды.

Сәнәгать үсеше - һәрберебезнең тырышлыгы нәтиҗәсе улСәнәгать үсеше - һәрберебезнең тырышлыгы нәтиҗәсе ул
Сәнәгать үсеше - һәрберебезнең тырышлыгы нәтиҗәсе ул

- Бүген республика икътисаның иң мөһиме - сәнәгатьнең үсүен тикшерәбез. 10 айлыкның нәтиҗәсен 2,8 процент үсеш белән ябабыз. Соңгы вакыйгаларга ярашлы, быелга төп бурыч - икътисадның тотрыклылыгын саклап калу иде, һәм без моны эшли алдык. Республиканың бер генә предприятиесе дә ниндидер тышкы сәбәпләр аркасында ябылмады. Билгеле, предприятиеләрнең үсешенә мобилизация дә йогынты ясады. Хәтта кайбер егетләрне СВОдан кире кайтарган очраклар да булды. Чөнки, чыннан да, кирәкле кадрлар белән генә ниндидер нәтиҗәләргә ирешергә була.

Быел республикада кластер сәясәтен үстерүгә игътибар иттек. Бу предприятиеләрдә нәрсә җитешмәвен, аларны борчыган проблемаларны ачыклау өчен уңайлы булды. Шушы башлангыч сакцияләр шартларында югалтуларны кыскартуга булышлык итте. Пилотсыз очу аппаратлары кластерларын гына искә алыйк. Алар бүгенге көндә бик кирәк. Әлегә кадәр аны җитештерү белән вак оешмалар гына шөгыльләнә иде. Шуңа да моның өчен грантлар булдыру бурычын куйдык. Һәм менә киләсе елдан аларны гамәлгә ашыруга алыначакбыз.

Агач җитештерү, инвалидларны техник чаралар белән тәэмин итүгә юнәлтелгән башлангычлар да бүген көн кадагында. Аларга киләсе елда да ярдәм итәчәкбез. Сәнәгать иппотекасы буенча әлеге вакытта федераль бюджеттан җавап көтәбез. Киләсе елдан эш башланыр дигән өметтәбез.

"Башнефть" белән шулай ук эшләр дәвам итә. Бер-беребезгә ярдәм итәбез. Алар белән ныклы диалог булдырылган. Кайчандыр нефть-газ өлкәсе чит илләрдән җиһазландырылса, хәзер инде үзебездә җитештерелгәннәргә дә ихтыяҗ зур. Гомумән, предприятиеләрнең үзебезнең башка оешмалар белән эшләвен алга куябыз.

Торак төзү өлкәсендәге уңышлар күзгә күренеп тора. Шушы ук сүзләрне юллар торышына карата да әйтергә мөмкин. Энергетика тотрыклы үсештә. "Карман" ГРЭСында, мәсәлән, модернизацияләнгән станция ачтык. "Башкирэнерго"да, шулай ук, куелган максатлар буенча эшләр дәвам ителә.

Инновацияләргә килгәндә, ике югары уку йортының берләшүе, колледжларның предприятиеләр белән даими бәйләнешен булдыру, яшьләр белән эшләүне аерым әйтеп үтәсем килә. Быел инновацияләр технологияләренә ярдәм үзәге төзедек. Гомумән, һөнәри белемне үстерүгә соңгы вакытта җитди игътибар бүленде, - диде ул.

Александр Шельдяев республикадагы уртача эш хакы турында да сөйләде. Бу җәһәттән яшьләрне сәнәгать өлкәсенә җәлеп итү мәсьәләсенә дә тукталды ул. Мәсәлән, җиңел сәнәгатькә 35 мең сумнан да аз түләүчеләргә килүче юк. Энергетика һәрвакыт яхшы эш хакы белән билгеле. Мәсәлән, анда югары белемлеләр - 90 мең сум, гади эшче 45 мең сумга эшли. Тау-баектыру комбинатында эшләүчеләр дә матди яктан ярдәм күрсәтә.

Александр Николаевич билгеләвенчә, соңгы елларда булган вакыйгалар куелган максатларга берникадәр үзгәрешләр керткән. Шулай да без соңгы айларда бик күп өлкәдә югары күрсәткечләргә ирешкәнбез. Киләсе елга куелган планнар да зур, алар да һәркайсыбыздан тырышлык таләп итә.

Автор:Гөлия Мөгаллимова
Читайте нас