+20 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Икътисад
20 декабрь 2022, 06:29

Узган елдагыдан күбрәк төзегәнбез!

Башкортстан буенча федераль дәүләт статистикасы хезмәтенең территориаль органы мәгълүматлары буенча, 2022 елның 11 аенда Башкортстанда 2,68 миллион квадрат метрдан артык торак файдалануга тапшырылган.

Узган елдагыдан күбрәк төзегәнбез!Узган елдагыдан күбрәк төзегәнбез!
Узган елдагыдан күбрәк төзегәнбез!

2021 елның шул ук чорына карата әлеге күрсәткеч - 101,1%. Агымдагы елның гыйнвар-ноябрь айларында республикада 33 мең фатир төзелгән. Бер мең кешегә исәпләгәндә, 669 квадрат метр торак файдалануга тапшырылган.

- Торак төзелеше күләме буенча узган ел темпларыннан алда барабыз. Безнең республика торак тапшыру буенча илдә алдынгы урыннарны биләвен дәвам итә. Безнең алда комплекслы төзелешнең яңа мәйданчыклары өчен инфраструктура әзерләү бурычы тора, - дип хәбәр итте Башкорстанның төзелеш һәм архитектура министры вазыйфасын башкаручы Егор Родин.

Торак төзелеше структурасында халык тарафыннан үз хисабына һәм кредитлар ярдәмендә төзелгән торакның өлеше 67,9 процент тәшкил иткән (үткән елның гыйнвар-ноябрь айларында - 63,7 процент). Алар тарафыннан гомум торак мәйданы 1821,2 мең квадрат метр булган 15082 шәхси торак йорт төзелгән. Бу узган елның шул ук чорына 107,7 процент тәшкил итә.

Республика шәһәрләре арасында торакны сафка бастыру буенча лидер булып Уфа тора. Быелның гыйнварыннан Башкортстан башкаласында 930 мең квадрат метрдан артык торак бина файдалануга тапшырылган. Бу - узган елгы дәрәҗәгә карата 88,2 процент.

Муниципаль округлар арасында иң күп санда торак Уфа районында кертелгән - 11 айда биредә 278,7 мең квадрат метр торак төзелгән һәм тапшырылган. Торак төзелеше күләме буенча лидерлар өчлегендә, шулай ук, Иглин һәм Әбҗәлил районнары. Аларда агымдагы елның гыйнвар-ноябрь айларында, шул тәртиптә, 125,5 мең һәм 85,9 мең квадрат метр торак файдалануга тапшырылган.

Автор:Резида Валитова
Читайте нас