+28 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Икътисад
21 декабрь 2022, 13:03

Башкортстан бюджеты ни хәлдә?

Башкортстан Хөкүмәте Премьер-министры урынбасары, финанс министры Лира Игътисамова "БСТ" каналы эфирында бюджетның керем өлеше ничек формалашуы турында сөйләде.

Башкортстан бюджеты ни хәлдә?Башкортстан бюджеты ни хәлдә?
Башкортстан бюджеты ни хәлдә?

- Бюджетның керем өлеше өч бүлектән тора: салым түләүләре, салым булмаган керемнәр, шул исәптән дәүләт һәм муниципаль милектән файдаланудан керемнәр, шулай ук федераль бюджеттан түләүсез керемнәр.
2023 елга Башкортстан Республикасы бюджеты керемнәренең гомум суммасы 267,3 миллиард сум тәшкил итә, - диде ул.

Шулай ук, министр федераль кредитлар нинди шартларда бирелүе турында да тукталды.

- Федераль кредитлар ташламалы шартларда бирелә. Быел республика Русия Федерациясендә инфраструктура менюсы кысаларында финанслауның яңа механизмнарын куллану буенча лидер булды. Моның нәрсә икәнен аңлатып китим: без федераль бюджеттан өстәмә инфраструктур бюджет кредитлары җәлеп иттек, шулар исәбенә юл төзелеше өлкәсендәге эре проектларны гамәлгә ашырабыз, мәктәп төзибез. Нефтекама шәһәрендә су чистарту корылмалары төзибез. Бу проектларны гамәлгә ашыру Уфа, Нефтекама территорияләрен үстерүне тизләтәчәк. Моннан тыш, без башка меню коралларын да кулланабыз - инфраструктура облигациясе, - дип аңлатты Лира Игътисамова.

Фото: "Башинформ" агентлыгы

Автор:Ример Насретдинов
Читайте нас