+20 °С
Дождь
VKOKTelegramMax
Икътисад
21 Декабря 2022, 06:20

Бюджет акчасы нәрсәгә тотыла?

БСТ телеканалында турыдан-туры эфирда Башкортстан Хөкүмәте Премьер-министры урынбасары, финанс министры Лира Игътисамова республиканың берләштерелгән бюджетының ничек формалашуы һәм нәрсәгә тотылуы турында җентекләп сөйләде.

Бюджет акчасы нәрсәгә тотыла?Бюджет акчасы нәрсәгә тотыла?
Бюджет акчасы нәрсәгә тотыла?
- Бюджет проектын формалаштыру тышкы санкцияләр басымына бәйле катлаулы икътисади шартларда гамәлгә ашырылды. Әмма икътисадка ярдәм итү буенча кабул ителгән чаралар вәзгыятьне тотрыклыландырырга ярдәм итте. Шул ук вакытта безнең гражданнарның тормышын һәм иминлегенә бәйле беренче чираттагы ихтыяҗлар канәгатьләндерелде. Республика бюджетының төп өстенлеге булып социаль чыгым вәкаләтләре һәм йөкләмәләре тора һәм кала. Бюджет чыгымнарының 2/3 өлеше - халыкның тормыш сыйфатын күтәрү, аларның сәламәтлеген һәм иминлеген саклау максатыннан барлык социаль йөкләмәләрне берсүзсез үтәү.

Бюджет акчаларын тотынуның төп юнәлешләре - балалары булган гаиләләргә, махсус хәрби операциядә катнашучыларга һәм аларның гаиләләренә ярдәм итү, гражданнарның социаль якланмаган категорияләрен торак белән тәэмин итү, бюджет өлкәсе хезмәткәрләренә хезмәт хакы түләү, сәламәтлек саклау, мәгариф, мәдәният, яшьләр сәясәте һәм спортны финанслау.

Бюджет чыгымнарының социаль юнәлешен саклап калганда шулай ук республиканың инфраструктур үсеше дәвам итәчәк, - дип хәбәр итте Лира Игътисамова.

фото: башинформ

 

Автор:Резеда Галикәева
Читайте нас