+24 °С
Яңгыр
VKOKTelegramMax
Икътисад
21 декабрь 2022, 14:24

Елга нәтиҗә ясалып, алга төп бурычлар билгеләнде

21 декабрьдә Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров республика Хөкүмәте, шәһәр һәм район җитәкчеләре катнашлыгында киңәшмә уздырды. Анда 2022 елда муниципалитетларда социаль-икътисади үсешнең якынча нәтиҗәләре һәм 2023 елга төп бурычлар турында фикер алыштылар.

Елга нәтиҗә ясалып, алга төп бурычлар билгеләндеЕлга нәтиҗә ясалып, алга төп бурычлар билгеләнде
Елга нәтиҗә ясалып, алга төп бурычлар билгеләнде

Республика Башлыгы Радий Хәбиров коллегаларына заманча чакырулар шартларында нәтиҗәле эшләре өчен рәхмәт белдерде. Шулай ук төбәк җитәкчесе муниципалитет башлыкларына махсус хәрби операция зонасында һәлак булганнарның гаиләләренә аерым игътибар бирүне һәм аларга кирәкле ярдәм күрсәтүне искәртте.

- Без мобилизацияләнгәннәргә, аларның хатыннарына һәм балаларына 20 мең сум күләмендә бер тапкыр түләнә торган түләү турында карар кабул иттек. Бу акчаны алар ала инде, - диде Радий Хәбиров. - Моннан тыш, без Яңа ел бәйрәмнәре алдыннан хәрби хезмәткәрләрнең балалары өчен бүләкләр дә әзерләдек.

Башкортстан Башлыгы шулай ук Яңа ел бәйрәмнәре вакытында хәвефсезлек мәсьәләләренә игътибар итте, шәһәр һәм район җитәкчеләренә җәмәгать урыннарында хокук тәртибен тәэмин итү буенча өстәмә чаралар күрергә йөкләде.

Киңәшмәдә катнашучылар муниципалитетларның икътисади үсеш динамикасы, территорияләрнең транспорт һәм социаль инфраструктурасын модернизацияләү, халык белән нәтиҗәле элемтә урнаштыру турында фикер алыштылар.

Киңәшмәнең ахырында Радий Хәбиров муниципалитет җитәкчеләрен Яңа ел бәйрәме белән котлады һәм 2023 елда уңышлы эш теләде.

Фото: glavarb.ru

Автор:Ример Насретдинов
Читайте нас