+20 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Икътисад
21 декабрь 2022, 05:50

Министрлык экспорт ярдәме чаралары буенча сораштыру үткәрә

Башкортстанның Тышкы икътисади элемтәләр һәм конгресс эшчәнлеге министрлыгы экспортка юнәлтелгән предприятиеләрдә сораштыру үткәрә.

Министрлык экспорт ярдәме чаралары буенча сораштыру үткәрәМинистрлык экспорт ярдәме чаралары буенча сораштыру үткәрә
Министрлык экспорт ярдәме чаралары буенча сораштыру үткәрә
Сораштырулар төбәктәге кече һәм урта эшкуарлыкка ярдәм итү инфраструктурасы оешмалары күрсәтә торган консультация һәм белем бирү хезмәтләрен алудан канәгать калуны ачыклау, дәүләт финанс чараларының, үсеш институтлары эшчәнлегенең нәтиҗәлелеген ачыклау һәм бәяләүгә юнәлтелгән. Сораштыру 30 декабрьдә тәмамланачак. Бу хакта республиканың тышкы икътисади элемтәләр һәм конгресс эшчәнлеге министры Маргарита Болычева хәбәр итте.

- Ел саен Башкортстан экспортерлары эшенә ярдәм итү максатыннан чыгып, без төбәкнең экспорт эшчәнлегенә ярдәм итүнең финанс һәм финанс булмаган чаралары системасын камилләштерәбез. Бу субсидияләр генә түгел, консультация хезмәтләре дә, документларны тәрҗемә итү хезмәтләре дә, компанияләрне маркетплейска чыгару һәм башка бик күп нәрсәләр. Төбәкнең экспорт активлыгына йогынтыны бәяләү һәм гамәлгә кертелә торган чараларны алга таба яхшырту өчен квартал саен министрлык тарафыннан Башкортстан экспортер компанияләренең тиешле сораштырулары уздырыла. Төбәк эшкуарларын сораштырулар узарга чакырабыз, бу безнең өчен бик мөһим, - дип шәрехләде Маргарита Болычева.

Башкортстан Тышкы икътисади элемтәләр һәм конгресс эшчәнлеге министрлыгы линиясе буенча сораштыруларда катнашырга, шулай ук аларның нәтиҗәләре белән сез министрлыкның рәсми сайтында, "Сораштыру" бүлегендә таныша аласыз.


Фото: pravitelstvorb.ru

 

Автор:Фануз Хабибуллин
Читайте нас