Башкортстан Республикасы Сәнәгать, энергетика һәм инновацияләр министрлыгы Краснодар крае, Омск һәм Түбән Новгород өлкәләренең профильле ведомстволары белән хезмәттәшлек турында килешү төзеде. Тантана 2022 елның 23-24 декабрендә Уфада үтә торган Сәнәгать буенча координация советының беренче эш көнендә узды.
— 2021 ел йомгаклары буенча Башкортстан икенче тапкыр рәттән Русия субъектларында сәнәгать сәясәтен гамәлгә ашыруның нәтиҗәлелеге рейтингында Русия төбәкләре арасында лидер булды, ул илнең Сәнәгать министрлыгы методикасы буенча формалаша һәм 53 күрсәткечне исәпкә ала. Алар төбәкнең икътисади үсеш динамикасын, сәнәгать үсеше институтларының эшчәнлеген һәм аның дәүләт ярдәме чараларын, бизнесның эшлекле активлыгын, шулай ук Русия сәнәгатен үстерү фонды белән хезмәттәшлекне характерлыйлар, — дип билгеләп үтте, чараны ачып, Русия Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгының төбәк сәнәгать сәясәте һәм проект идарәсе департаменты директоры Иван Куликов.
Килешү уртак инвестицион һәм инновацион проектлар булдыруны, инвестицияләр җәлеп итү һәм дәүләт ярдәме чаралары бирү мәсьәләләрендә тәҗрибә уртаклашуны күздә тота. Төбәкләр сәнәгать җитештерүен диверсификацияләү өлкәсендә хезмәттәшлек итәргә ниятли, шул исәптән бу максатларга чит ил партнерларын һәм инвесторларын җәлеп итү юлы белән дә. Фән технологияләрен үстерү һәм социаль әһәмияткә ия һәм конкурентлыкка сәләтле продукция җитештерү өлкәсендәге уртак проектлар күздә тотыла. Документ шулай ук оешмалардан конкрет запрослар буенча эшне, эшлекле һәм фәнни элемтәләрне киңәйтүне, уртак миссияләр, күргәзмәләр һәм семинарлар уздыруны да күздә тота.
Фото: pravitelstvorb.ru