+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Икътисад
27 декабрь 2022, 09:10

Башкортстанда экспорт ярдәме алу мөмкинлеге бар

Башкортстанның Экспортка ярдәм итү үзәге экспорт эшчәнлеге турында мәгълүмат белән уртаклашты.

Башкортстанда экспорт ярдәме алу мөмкинлеге барБашкортстанда экспорт ярдәме алу мөмкинлеге бар
Башкортстанда экспорт ярдәме алу мөмкинлеге бар


Башкортстан Республикасы Экспортка ярдәм итү үзәге сайтында, шулай ук экспортерлар һәм экспорт юнәлешле предприятиеләр өчен Башкортстан Республикасы Инвестиция порталында атналык яңалыкларга язылу мөмкинлеге бар. Бу хакта Башкортстан Республикасының тышкы икътисади элемтәләр һәм конгресс эшчәнлеге министры Маргарита Болычева хәбәр итте.

- Агымдагы елның ноябрь ахырына 876 кече һәм урта эшкуарлык субъекты үзәкнең 3,1 меңнән артык төрле хезмәтен алды. Үзәк шулай ук эшкуарлар товарларын электрон сәүдә мәйданчыкларында алга этәрү, чит ил контрагентларын эзләү һәм сайлау, экспорт контрактларын озата бару һәм башкалар буенча хезмәтләр күрсәтә. Экспортка ярдәм итү үзәгенең электрон дайджесты - ул беренче куллардан оператив рәвештә файдалы мәгълүмат алу мөмкинлеге, - дип шәрехләде Маргарита Болычева.

Һәр дүшәмбе көнне электрон почтага булачак локаль һәм чит илләрдәге күргәзмә-ярминкә чаралары, планлаштырылган бизнес-миссияләр, үзәк тарафыннан күрсәтелә торган хезмәтләр турында актуаль мәгълүмат булган электрон дайджест киләчәк.

Фото: pravitelstvorb.ru


Автор:Зөһрә Исламова
Читайте нас