+21 °С
Облачно
VKOKTelegramMax
Икътисад
28 Декабря 2022, 09:52

"Росреестр" һәр нәрсәне теркәп бара!

2017 елдан 2022 елга кадәр Башкортстанда "Росреестр" белгечләре дәүләт геодезия челтәре пунктларының 90 проценттан артыгын тикшергән.

"Росреестр" һәр нәрсәне теркәп бара!"Росреестр" һәр нәрсәне теркәп бара!
"Росреестр" һәр нәрсәне теркәп бара!
Бердәм дәүләт реестрында саклау зонасы урнаштырылган. Шул ук вакытта "Росреестр" безнең ил территориясендә булган челтәрләрне тикшереп кенә калмый, яңаларын булдыру эшен дә оештыра.

- "Росреестр" махсус дәүләт программасын гамәлгә ашыру кысаларында геодезия пунктларына масштаблы инвентаризация үткәрә. Геодезик пунктлар махсус координатларны үз эченә ала. Пунктларны саклау республика территориясендә геодезик һәм картографик эшләрдә үлчәүләрнең бердәмлеген тәэмин итәргә мөмкинлек бирә.

Шәһәр төзелеше, навигация һәм кадастр эшчәнлегенең, җир төзелешенең, җир асты байлыкларыннан файдалануның, илнең инфраструктурасын үстерүнең һәм дәүләтнең оборонасын һәм иминлеген тәэмин итүнең нәтиҗәлелеге геодезик нигезнең тулылыгы һәм сыйфатына бәйле, - диде Башкортстан буенча "Росреестр" идарәсе җитәкчесе Петр Клец.

Фото: Башкортстан Хөкүмәте

 

Автор:Ример Насретдинов
Читайте нас