+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Икътисад
29 декабрь 2022, 16:38

Халыкның финанс белеме арта

Башкортстан Республикасы Финанс министрлыгы хәбәр иткәнчә, Русия Банкының Башкортстан буенча Милли банкы бүлегендә 35,5 мең кеше финанс белеме буенча Бөтенрусия онлайн-зачетында катнашты. Бу 2021 елга караганда бер ярым тапкыр күбрәк. Катнашучылар саны буенча төбәк илдә сигезенче урында.

Халыкның финанс белеме артаХалыкның финанс белеме арта
Халыкның финанс белеме арта

- Быел зачет бишенче тапкыр узды инде. Башкортстан халкы агымдагы елның 1-18 декабрендә финанс өлкәсендәге белемнәрен тикшерә алды. Быелгы яңалык гаилә зачеты булды, - диде республика Хөкүмәте Премьер-министры урынбасары, финанс министры Лира Игътисамова.


Тулаем алганда, ил буенча финанс белеме буенча онлайн-зачетта 1,5 миллионга якын кеше катнашты. Аның нәтиҗәләре күрсәткәнчә, мәктәп укучылары арасында иң катлаулысы - финанс максатына ирешү йөкләмәсе. Өлкәннәрдә еш кына ташламалы ипотека, страховка һәм маркетологларның хәйләләренә каршы тору ысуллары турындагы сорауларга җавап биргәндә кыенлыклар барлыкка килгән.

- Башкортстанда яшәүчеләр арасында финзачет белән кызыксыну елдан-ел арта - без моны катнашучылар саны буенча күрәбез. Шул ук вакытта биремнәрне уңышлы үтәүчеләр өлеше дә арта баруын билгеләп үтәргә кирәк. Узган ел республикада алар 62 процент иде, ә быел - 87 процент, - дип сөйләде Русия Банкының Башкортстан Республикасы буенча Милли банкы бүлегенең икътисад бүлеге башлыгы урынбасары Рәсимә Ваисова.

Барлык катнашучыларга материалларны өйрәнү буенча күрсәтмәләр бирелде, алар белмәгән якларны бетерергә ярдәм итәчәк. Ә финзачетны уңышлы тапшырган оештыручылардан - Русия Банкыннан һәм Стратегик башлангычлар агентлыгыннан исемле сертификатлар алды.

Автор:Гөлия Мөгаллимова
Читайте нас