+20 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Икътисад
1 гыйнвар 2023, 06:35

“Санкцияләр игълан иткән илләр төркеменә караганда дөнья күпкә зуррак”

“Безнең идарә командабыз үз эшебездә һәрвакыт шуңа нигезләнә: әгәр ишекләр һәм мөмкинлекләр генә ябылса, без диңгез буенда һава торышын көтмибез, ә башка ишекләрне һәм мөмкинлекләрне табабыз. Безгә санкцияләр игълан иткән илләр төркеменә караганда дөнья күпкә зуррак. Һәм без яңа партнерлар эзли башладык.

“Санкцияләр игълан иткән илләр төркеменә караганда дөнья күпкә зуррак”“Санкцияләр игълан иткән илләр төркеменә караганда дөнья күпкә зуррак”
“Санкцияләр игълан иткән илләр төркеменә караганда дөнья күпкә зуррак”

Безнең тышкы сәүдә әйләнеше 2021 елда 28 процентка арткан, 2022 елның тугыз аенда - 13,5 процентка. Экспорт югары темплар белән үсә, шул ук вакытта чимал түгел, ә югары эшкәртү продукциясе.

Без Беларусь Республикасы белән икътисади, гуманитар хезмәттәшлекнең сыйфат ягыннан яңа дәрәҗәсенә чыгабыз. 2023 елда безгә Россия һәм Беларусь төбәкләренең X Форумын кабул итү бәхете тиде. Хөкүмәттән бу форумны әзерләүегезне һәм лаеклы үткәрүегезне сорыйм, -- диде Башлыгы Радий Хәбиров Дәүләт җыелышы-Корылтайга Юлламасында. -- Без Казахстан, Үзбәкстан, Кытай Халык Республикасы белән тыгыз элемтәдә эшлибез. Минемчә, без Иран, Көньяк-Көнчыгыш Азия илләре, күп кенә башка дәүләтләр белән хезмәттәшлекнең тулы потенциалын ачмадык. Шуңа күрә дуслыкта вәкиллекләр ачуны дәвам итәбез”.

Башкортстанда җитештерелгән товарны чит илләрдә да таныйлар.

“Экспортка озатылган товар җитештерү күләме 2022 елның ун аенда, 2021 елдагы шул ук чордагы белән чагыштырганда, 15 процентҡа артты, – диде Башкортстанның тышкы икътисади элемтәләр һәм конгресс эшчәнлеге министры Маргарита Болычева. – Бу очракта шунысы әһәмиятле: экспортның тулаем күләмендә чималга бәйле булмаган продукция өлеше 60 процент тәшкил итә. Бу күрсәткечкә ике ел элек үк ирешкән идек, ләкин быел ул хак ягыннан үзгәреш кичерде: 2020 елда чималга бәйле булмаган товарлар экспортның гомум өлешендәге бәя сумманың 30 процентын алып торса, хәзер – 50 процент”.

Министрлыкның Экспортка булышлык итү үзәге чит илләргә товар сату белән шөгыльләнүче, яки шул максатка омтылучы предприятиеләргә, кече һәм урта эшкуарлык субъектларына даими ярдәм күрсәтә: чит ил компанияләре белән эшләргә өйрәтә, юридик ярдәм күрсәтә, сәфәргә җыенганда тәрҗемәчеләр белән тәэмин итә һәм башкалар.

“Кайвакыт эшкуардан: “Экспорт безгә кызык түгел – катлаулы логистика, ташу һәм барган җирдә урнаштыру кыенлыгы, таныш булмаган җирдә сатып алучы сәүдә оешмаларын табу авырлыгы куркыта...” – дигән сүзләрне ишетергә туры килә. Андый чакта эшкуарны үзебезнең уку курсларына чакырабыз. Алар анда кайсы базарга эшләргә, ничек сөйләшүләр алып барырга өйрәнә. Соңрак алар килеп үзләренең ниндидер ирешелгән нәтиҗәләрен сөйли. Менә шунысы барыннан да өстен”, – ди Маргарита Болычева.

Соңгы елларда чит илләрдә Башкортстанның сәүдә вәкиллекләрен ачу буенча да зур эш башкарыла. Әле биш илдә – Казахстанда, Үзбәкстанда, Төркиядә, Белоруссиядә, Кытайда шундый вәкиллекләр эшләп килә. Шунысы да мөһим: 2024 елга кадәр Башкортстан тагын сигез илдә сәүдә вәкиллекләре ачарга җыена.

Безнең республика чит илләргә, нигездә, нинди товарлар озата? Министр шундый әйберләр рәтендә машина эшләү предприятиеләренең продукциясен, башкорт балын, кием-салымны, азык-төлек төрләрен, пластик әйберләрне атап үтте.

- Шунысын да игътибарга аласым килә: чит илләрдә “башкорт балы” дигән язу белән төрле бал сатыла. Билгеле, алар башка илләрдә җитештерелә һәм аның сыйфаты күпкә түбән. Безгә шушы мәсьәләләрне дә күз уңыннан ычкындырырга ярамый, - диде ул.

Фото: pravitelstvorb.ru

Автор:Фануз Хабибуллин
Читайте нас