Әйтик, республикада" ОДК-УМПО" предприятиесендә АЛ-31СТ өчен йөзенче юбилей двигателе җитештерелде.
Моннан тыш, тагын да куәтлерәк АЛ-41 СТ-25 двигателе эшләнә. Үрнәкләр 2023-24 елларда көтелә. АЛ-31СТ двигательләре – ике сәнәгать гиганты – «Ростех» һәм «Газпром»ның безнең республика мәйданчыгында хезмәттәшлеге нәтиҗәсе. Алар югары нәтиҗәле, экологик яктан чиста, шуңа күрә нефть-газ сәнәгатендә аларга ихтыяҗ зур.
Агымдагы елдан Башкортстанда беренче пилотсыз авиация системалары өчен эксперименталь хокукый режим эшли башлый, алар йөк ташый, аэрофототөшерә, шулай ук авыл хуҗалыгында корткычларга каршы көрәштә булышачак.
Исегезгә төшерәбез, пилотсыз авиация кластерын булдыру буенча ниятләр турындагы килешү 2021 елның августында Башкортстан хөкүмәтендә «Инвестчас»та имзаланган иде. Кластерның якорь предприятиесе итеп «Геоскан» компанияләр төркеме билгеләнде, партнерлар булып «Ростелеком» һәм КумАПП чыгыш ясадылар. 2024 елга кадәр Башкортстанда пилотсыз авиация кластерын үстерүгә 2 млрд сум юнәлтү планлаштырыла. Былтыр беренче тәҗрибә-конструкторлык эшләнмәләре эшләтеп җибәрелде, бер елдан төбәктә сынау полигоны барлыкка киләчәк һәм сәнәгать өчен пилотсыз очкычлар җитештерелә башлаячак.
Пилотсыз системаларга эшчәнлекнең төрле өлкәләрендә, шул исәптән агросәнәгать комплексында һәм шәһәр хуҗалыгында ихтыяҗ арта бара. Пилотсыз технологияләр республиканың тагын бер икътисади үсеш драйверы булырга мөмкин. Хәзерге вакытта аларны куллануның дүрт өстенлекле юнәлеше бар: бу авыл һәм урман хуҗалыклары, линия объектларын мониторинглау һәм йөк ташу. Эксперименталь хокук режимының гамәлдә булу вакыты өч ел.
Моннан тыш, Уфада вузара кампус төзү буенча девелопер компанияләренең Питер төркеме белән концессион килешүгә кул куелды. Инвестицияләрнең гомум күләме 20 млрд. сумнан артып киткән проектның яртысы - федераль акчалар. Студентлар шәһәрчеген концессия шартларында ике чиратта төзергә планлаштыралар. Беренчесе 35,8 мең квадрат метрлы IQ-парк бинасын реконструкцияләүне үз эченә ала. Ул үз ишекләрен 2024 елда ачачак. Ә 2025 елда төзүчеләр 116 меңнән артык «квадрат» мәйданлы яңа биналар төзеп бетерәчәкләр.
Хөкүмәт Премьер-министры Андрей Назаров белдерүенчә, Русиянең бюджеты 11,7 миллиард сум тәшкил итәчәк, ә Башкортстан төбәк адреслы инвестицион программа кысаларында 3,6 миллиард сум акча бүлгән. Назаров әфәнде сүзләренчә, концессион килешүнең гамәлдә булу вакыты 25 ел тәшкил итәчәк, шул исәптән дүрт еллык инвестиция стадиясе. Бүген инде юл картасы расланган, проект командасы формалаштырылган, архитектура-шәһәр төзелеше концепциясе әзер һәм 35,8 мең квадрат метрлы кампус һәм IQ-паркның беренче чиратының проект-смета документациясе эшләнгән.
Исегезгә төшерәбез, вузара студентлар кампусы Башкортстан башкаласында Агыйдел буенда төзеләчәк. Аның территориясендә эшлекле зоналар, университетлар офислары, стартап-үзәкләр, IQ-китапханә, җәмәгать киңлекләре, IT-технопарк, венчур фондлары, банклар һәм бизнес вәкиллекләре урнашачак.