

Сәүдә тармагы безнең республика икътисадының мөһим өлкәләренең берсе булып тора. Ваклап сату товар әйләнеше күрсәткечләре буенча Башкортстан Русия лидерларының унлыгына керә. 2021 елда күмәртәләп сатуның товар әйләнеше беренче тапкыр триллион сум чиген узды һәм 1015,8 миллиард сум тәшкил итте.
2022 елның 9 ае нәтиҗәләре буенча сәүдә тармагына инвестицияләр күләме чагыштырма бәяләрдә 107,2 процентка арткан һәм 4 миллиард сум тирәсе тәшкил иткән. Саннарны Башкортстан Республикасының сәүдә һәм хезмәтләр күрсәтү министры Алексей Гусев китерә.
Башкортстан Республикасының мәктәп туклануын оештыру тәҗрибәсе Русиядә иң яхшылар рәтендә. "Иң яхшы мәктәп ашханәсе-2022" Бөтенрусия конкурсы нәтиҗәләре буенча Башкортстан - иң яхшы төбәкләр арасында. Кабул ителгән чаралар мәктәп төшке ашларын әзерләү технологиясен бозуларның санын, шулай ук аларның сыйфатына шикаятьләрне киметергә мөмкинлек бирде.
Һөнәри осталыкны күтәрүгә һәм республиканың җәмәгать туклануы белгечләре белән тәҗрибә алмашуга ярдәм итү максатыннан «Милләт сәламәтлеге хезмәтендә җәмәгать туклануы индустриясе» республика форумы уздырылды.
Министрлык тарафыннан республика территориясендә ташламалы категория гражданнарын махсус азык-төлек белән тәэмин итү өчен «Сөт кухнялары» эше дә тергезелде. Республикада барлыгы 7 производство эшли: Уфа, Стәрлетамак, Нефтекама, Октябрьски, Белорет, Сибай, Югары Кыйгыда. Барлыгы 136 сөт продукциясе бирү пунктлары оештырылган. «Башкортстан продукты» проектының дипломантлары («Прочный мед» һәм «Башкорт балы» сәүдә йорты» җәмгыятьләре) продукциясе «Продэкспо-2022» Халыкара азык-төлек продуктлары һәм эчемлекләр күргәзмәсе кысаларында узган «Иң яхшы продукт-2022» Халыкара конкурсында алтын медальләргә лаек булды.
Республика товар җитештерүчеләренә ярдәм итү эше кысаларында «Башкортстан продукты» проектын тормышка ашыру дәвам итә.
Бүген проектның дипломантлары - азык-төлек продуктлары һәм азык-төлек булмаган товарлар җитештерүче 669 кеше. 25 меңнән артык төр продукция «Башкортстан продукты» билгесе белән маркировкалана.
Кулланучылар хокукларын яклау өлкәсендә дә зур эш башкарылган. Халыкның социаль якланмаган катламнары өчен түләүсез нигездә 192 дәгъва һәм дәгъва гаризасы төзелгән. 750 мөрәҗәгать каралган, судка кадәр тәртиптә кулланучыларга 12 млн. сумнан артык күләмдә матди зыян каплатылган.
Министрлыкның алкоголь һәм спиртлы продукциясен сату өлкәсендәге актив эше нәтиҗәсендә үткән елда 4,6 процентка алкоголь продукциясен легаль сату күләме арткан. Елның тугыз аенда республикада исерек хәлдә кылынган җинаятьләр саны 13 процентка кимегән.
Узган җәйдә Башкортстан Хөкүмәте Сибайда узган «Зауралье 2022» Бөтенрусия инвестицион сабантуенда Центросоюз һәм Башпотребсоюз белән 2 килешү төзеде.
Фото: башинформ