+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Икътисад
6 гыйнвар 2023, 07:15

Ана капиталын файдаланып, ничек торак шартларын яхшыртырга?

Ана капиталыннан файдаланучы гаилә­ләрнең күп өлеше бу акчаны торак шартларын яхшырту өчен куллана. Әйтергә кирәк, аны кредит рәсмиләштерү юлы белән фатир сатып алу өчен генә түгел, ә, бәлки, йорт төзү, булганын үзгәртеп кору, фатирны өлешләп алу өчен дә файдаланырга мөмкин.Бигрәк тә акча белән бәйле эштә бәхәсләр бер-бер артлы туып кына тора. Шул сәбәпле, кайбер сорауларга җавап бирү йөзеннән без Башкортстан Республикасы буенча Дәүләт теркәве, кадастр һәм картография федераль хезмәте идарәсенең Архангель һәм Кырмыскалы районнары буенча муниципальара бүлеге начальнигы урынбасары Илфат Әрдәшировка мөрәҗәгать иттек.

Ана капиталын файдаланып, ничек торак шартларын яхшыртырга?Ана капиталын файдаланып, ничек торак шартларын яхшыртырга?
Ана капиталын файдаланып, ничек торак шартларын яхшыртырга?

– Илфат Рәшит улы, торак шартларын ана капиталын файдаланып яхшыртырга уйлаган кешегә иң уңайлысын ничек сайлап алырга?
– Монда төрле юнәлешләрне карарга мөмкин. Яшәргә бөтенләй урыны булмаган кеше, әлбәттә инде, беренче чиратта фатир сатып алу яки йорт төзи башлау мөмкинлеген кулдан ычкындырмаска тырыша. Инде шәхси йорты булса, аны сипли. Үзгәртеп корулар алданрак эшләнгән булса, чыгымнар өчен компенсация алу юлын эзли. Зуррак мәйданга ия буласы килгәннәр, кредит яки заем алып, башлангыч кертемне түли. Алар алданрак алынган булса, ана капиталын бурыч түләү өчен тотынырга да мөмкин.
– Ана капиталы ярдәмендә үзгәртеп кору эшләре дип сөйләгәндә ниләр күз уңында тотыла? Мөгаен, үтәлергә тиешле нинди дә булса шартлар да бардыр?
– Бу – шәхси йортның мәйданын арттыру дигән сүз. Ягъни, йортка янкорма, өстәмә кат төзү, чорманы мансарда итеп үзгәртү булырга мөмкин. Төп шарт – бу эшләрне башкарганда мәйдан ким дигәндә бер учет нормасы күләменә артырга тиеш. Торак пунктларның нинди булуына карап, әлеге норма 10нан алып 18 квадрат метрга кадәр җитә. Шунысын да истә тотарга кирәк: үзгәртеп кору өчен башта сертификаттагы сумманың 50 проценты гына бирелә. Ә 6 айдан, башкарылган эшләргә исәп-хисап ясалгач, калганы да тапшырыла.
– Ана капиталын файдаланып башкарыл­ган эшләр турында килешү законлы булсын өчен нинди таләпләрне үтәргә кирәк?
– Ана капиталын кулланганда, күчемсез милек гаиләнең барлык әгъзаларына да рәсмиләш­терелә. Ана капиталын файдаланып торак сатып алу килешүендә фатирның гомум суммасының күпме өлеше ана капиталы белән, ә күпмесе башка чыганаклардан түләнүен күрсәтергә кирәк. Әгәр дә ана капиталы сату-алу килешүе буенча тәүге взносны түләү өчен файдаланыла, ә калган өлеше заем акчалары белән түләнә икән, моны да сату-алу килешүендә күрсәтү мотлак.
Торак тулаем ана капиталына сатып алынган очракта исә, Пенсия фонды тарафыннан ана капиталы акчалары күчерелгәч, өлешләрне тәгаенләү өчен милек урнашкан территориянең нотариусына мөрәҗәгать итәргә һәм килешү төзергә кирәк. Моны исә хокукларны теркәү өчен “Росреестр”га мөрә­җәгать итәр алдыннан эшләргә кирәк булачак.
– Сатучының милке ана капиталын фай­даланып сатып алын­ган һәм ул өлеш­ләрне бүлү буенча та­ләп­ләрне үтәмәгән булса?.. Моны ничек ачыкларга мөмкин? Байтак сатып алучылар шуннан курка да инде.
– “Росреестр” идарәсе ана капиталы акчаларын файдалану шартларын тикшерми, безнең мондый вәкаләтләр юк, бу эшкә һәркем үзе җаваплы карарга тиеш. Шул ук вакытта, мондый хәлләрне булдырмас өчен, хәзер законнарга үзгәрешләр кертелә: алар нәтиҗәсендә фатирның ана капиталы файдаланылып алынуы шунда ук күренәчәк. Алар эшли башлагач, Күчемсез милекнең бердәм дәүләт реестрында фатирның ана капиталына алынуы турында билге барлыкка киләчәк. Димәк, аны мөһим шартларны үтәгәннән соң гына сатарга мөмкин. Балаларга өлешләрне бүлергә һәм опека органнарыннан фатирны сатуга рөхсәт алырга кирәк булачак.
Әлегә бу яңалыклар гамәлдә түгел, шуңа сатып алучылар фатирны башка ысуллар белән тикшерә. Бүген мондый мәгълүматны Пенсия фондында алырга мөмкин.
Әгәр дә сатучы чынлап та фатирын сатарга тели икән, ул бернинди мәгълүматны да яшермәячәк, барлык документларны да күрсәтәчәк.
Моннан тыш, сату-алу килешүендә фатирның ана капиталына сатып алынмавы турында пункт кертергә кирәк. Бу очракта, сатучы мәгълүматны яшерә икән – мошенниклык гамәлләре кыла дигән сүз, ә моның өчен җинаять җаваплылыгы каралган.
– Ана капиталы файдаланылган сату-алу килешүен теркәү өчен “Росреестр”га нинди документлар тапшырырга кирәк?
– Сату-алу буенча хокукларның күчүен теркәү өчен түбәндәге документлар таләп ителә:
– сатучыдан һәм сатып алучыдан дәүләт теркәве турында гаризалар;
– ике якның да култамгасы куелган сату-алу килешүе;
– хокукны теркәү өчен 2000 сум күләмендә дәүләт пошлинасы сатып алучылар тарафыннан тигез өлештә түләнә;
– сатучының берсе балигълык яшендә булмаса, опека һәм попечительлек органнарыннан торак бинаны сатуга рөхсәт;
– ана капиталы акчалары фатирны сатып алганда тәүге взнос түләүгә юнәлтелгән, ә калган өлеше заем акчаларына түләнсә, кредит яки заем килешүенең төп нөсхәсе һәм аның күчермәсе;
– акча тулысынча торак бинаны сатып алуга юнәлтелә икән, ана капиталы сертификатының төп нөсхәсе һәм күчермәсе.
Өстәмә документ – әгәр бу милек никах чорында бергә тупланган акчаларга сатып алынган булса, сатучының хатынының (иренең) торакны читләштерүгә нотариаль ризалыгы булырга мөмкин. Мондый документ булмаса да, хокуклар теркәләчәк, әмма күчемсез милекнең бердәм дәүләт реестрында килешү ир (хатын) ризалыгыннан башка үткәрелүе турында билге куела һәм ул бәхәсле булырга мөмкин.
– Әйе, ана капиталына йорт сатып алганда өлешләрне бүлү кирәклеге аңлашылды. Җир биләмәсе алганда да шундый ук килешү төзеләме?
– Ана (гаилә) капиталы – балалары булган гаиләләргә дәүләт ярдәменең бер төре. Аны торак шартларын яхшыртуга, мәсәлән, торак сатып алуга тотынырга мөмкин. Ә җир биләмәсе торак шартларын яхшырту булып исәпләнми. Димәк, ана капиталын файдаланып сатып алынган җир биләмәсен өлешләргә бүлү таләп ителми.
– Илфат Рәшит улы, әңгәмә өчен зур рәхмәт!

“Кызыл таң”ның үз хәбәрчесе
Эльвира ЯМАЛЕТДИНОВА әңгәмәләште.

Автор:Эльвира Ямалетдинова
Читайте нас