2018 елдан 2022 елга кадәр Башкортстан Республикасы конкурска 167 проект тәкъдим итте.
- 2022 елда гражданнар өчен бюджет тәкъдим итү буенча Бөтенрусия проектлар конкурсында Русиянең 56 төбәгеннән 386 проект катнашты. 35 проект, ягъни федераль конкурсның һәр 11нче проекты Башкортстаннан катнашучылар тарафыннан күрсәтелде,- дип билгеләде Башкортстан Хөкүмәте Премьер-министры урынбасары, финанс министры Лира Игътисамова.
Федераль конкурсның 16 номинациясендә 7 урынны Башкортстан Республикасыннан 8 проект алды.
Җиңүчеләр, федераль дәрәҗәдә танылудан тыш, муниципаль берәмлек бюджетына һәрберсе 18 миллион сум акча җәлеп иткән.
Конкурс йомгаклары буенча Русия Финанс министрлыгы тарафыннан «Муниципаль икътисади сәясәт һәм муниципаль финанслар белән идарә итү» номинациясе буенча иң яхшы муниципаль практикалар җыентыгы басылды.