+24 °С
Яңгыр
VKOKTelegramMax
Икътисад
10 гыйнвар 2023, 12:55

Халыкара хезмәттәшлек офыклары киңәя

Быел Башкортстан һәм Үзбәкстан 200 млн. долларга 19 килешү төзеде.

Бу саннар Радий Хәбировның Урта Азиянең үзәк өлешенә эш сәфәре нәтиҗәсе булды. Үзбәкстанда бизнес-миссия эшендә Башкортстанның 94 эшлекле даирәсе вәкиле катнашты. Берничә мөһим килешү төзелде. Башкортстан кошчылык комплексы һәм Үзбәкстан Хезмәт министрлыгы каршындагы Тышкы хезмәт миграциясе агентлыгы эшкә урнашу өлкәсендә ике яклы хезмәттәшлек турында меморандумга кул куйдылар. Яклар Кыйгы районы предприятиесендә вакытлыча эшкә урнашу өчен Үзбәкстан гражданнарын яллау буенча уртак эшне җайга салырга ниятли. Башкортстанның Әхмәт-Зәки Валиди исемендәге Милли китапханәсе һәм Үзбәкстанның Милли китапханәсе дә меморандумга кул куйдылар. Башкорт һәм үзбәк умартачылары хезмәттәшлек турында килеште. Башкортстанда сутлар, нектарлар һәм алкогольсез җиләк-җимеш эчемлекләре җитештерү буенча 502 млн. сумлык завод төзү планлаштырыла. Хезмәттәшлек турында меморандумга төбәкнең Сәүдә һәм хезмәт күрсәтү министрлыгы, Үзбәкстан Сәүдә-сәнәгать палатасының Фирганә һәм Наманган бүлекләре һәм "Евразия-Уфа" компаниясе арасында имза салынды. Радий Хәбиров Башкортстанда үзбәк келәмнәре җитештерүне локальләштерергә тәкъдим итте. Республика Башлыгы бу идеяне Үзбәкстанда паласлар ясау буенча иң эре предприятиедә булганнан соң әйтте – ул Сәмәрканд өлкәсендә урнашкан. Республика делегациясенең чит илгә сәфәре кысаларында Русиянең Үзбәкстандагы Сәүдә вәкиллеге каршында Башкортстан вәкиле офисын ачу мөһим вакыйга булды. Сәясәт белгечләре билгеләп үткәнчә, халыкара юнәлештә мондый актив эш санкцияләр нәтиҗәсендә барлыкка килгән буш урыннарны яуларга ярдәм итәчәк. Дүрт ел элек Русия белән Үзбәкстан арасында товар әйләнеше 2 млрд. доллар тәшкил иткән, бүген бу күрсәткеч берничә тапкыр – 7 млрд. долларга кадәр арткан һәм гомуми эшкә Башкортстан зур өлеш керткән. Фото: башинформ

Халыкара хезмәттәшлек офыклары киңәя
Халыкара хезмәттәшлек офыклары киңәя
Автор:Резеда Галикәева
Читайте нас