Утырышта үзәкләштерелгән су тәэминаты һәм канализация суларын агызу системалары объектларын төзүгә, реконструкцияләүгә, модернизацияләүгә һәм капиталь ремонтлауга субсидияләр бирү мәсьәләсе буенча фикер алыштылар.
Министрлар кабинеты җитәкчесе билгеләвенчә, Башкортстанда коммуналь инфраструктура системасын модернизацияләүгә заем финанславын җәлеп итү буенча зур эш алып барыла.
– Быел төбәк үсеше буенча федераль Хөкүмәт комиссиясе тарафыннан Дәүләт иминлеге фонды акчалары исәбенә проектларны финанслауга 18 гариза хупланды. Проектларның гомум бәясе – 8,7 миллиард сум, шуның 6,3 миллиард сумы – заем акчалары. Барлык 18 проект буенча да республика белән Торак-коммуналь хуҗалыкны реформалауга ярдәм фонды арасында килешүләр төзелде. Чараларны гамәлгә ашыру ел дәвамында планлаштырылган. Гомум суммасы 2,5 миллиард сум булган 18 проектның 3се буенча “Уфаводоканал” предприятиесе заемчы булып тора, – диде Андрей Назаров.
Торак-коммуналь хуҗалык министры вазыйфаларын башкаручы Ирина Голованова бу юнәлештәге проектлар һәм башкарылган эшләр турында җентекләбрәк сөйләде. Өч проектның икесе Дәүләт иминлеге фонды акчалары (80 процент), предприятиенең үз акчалары (20 процент) исәбенә гамәлгә ашырыла һәм 1069,2 миллион сум тәшкил итә. Өченче проект – “Башкортстан Республикасы Уфа шәһәренең үзәкләштерелгән су тәэминаты һәм канализация суларын агызу системасы объектларына капиталь ремонт” – Башкортстан бюджетыннан 297,9 миллион сум күләмендә финанслауны күздә тота.
Өч проект буенча да Торак-коммуналь хуҗалыкны реформалауга ярдәм фонды белән аларны гамәлгә ашыру турында килешүләр төзелгән, беренче траншлар алынган. Әлеге вакытта беренче объект буенча подрядчы оешма билгеләнгән, төзелеш-монтаж эшләре алып барыла, ә икенче һәм өченче проект буенча конкурс процедуралары бара. Әлеге проектларны гамәлгә ашыру ел ахырына кадәр тәмамланырга тиеш дип планлаштырыла.
Әлеге проектларны гамәлгә ашыру шәһәрнең торак инфраструктурасын су белән өзлексез тәэмин итү һәм кулланылган суларны агызу системаларының ышанычлылыгын арттырырга, челтәрләрнең тузу дәрәҗәсен киметергә мөмкинлек бирәчәк.
Арытаба утырышта башкорт телен саклау һәм үстерү буенча коммерция карамагында булмаган автоном оешмага субсидияләр бирү белән бәйле мәсьәлә тикшерелде.
Башкорт телен саклау һәм үстерү буенча коммерция карамагында булмаган автоном оешма 2018 елда оештырыла. 2019 елдан 2022 елның 31 сентябренә кадәр оешма бюджеттан тыш акчалар исәбенә финанслана. Хәзер әлеге механизм үзгәрде. Оешманы финанслау Мәгариф һәм фән министрлыгына бүлеп бирелгән лимит кысаларында тәэмин ителәчәк.
Башкорт телен саклау һәм үстерү буенча фондның устав эшчәнлеген гамәлгә ашыруга бәйле чыгымнарны финанслауга субсидияләр бирү өчен Башкортстан Хөкүмәтенең карар проекты әзерләнде. Анда субсидия бирүнең максаты, шартлары һәм механизмы раслана.
– Яңа башланган елда оешманы финанслау күләме 1,2 миллион сум тәшкил итәчәк. Ә киләсе елларда ул ел саен 6,3 миллион сумга кадәр артачак. Мәгариф һәм фән министрлыгыннан республика чараларын оештыру һәм башкорт телен популярлаштыруга, саклауга һәм үстерүгә юнәлтелгән Бөтенрусия проектларын гамәлгә ашыру буенча тәкъдимнәр кертүегезне сорыйм, – диде Андрей Назаров.
Шулай ук, утырышта киңәйтелгән неонаталь скринингны тәэмин итү турында фикер алыштылар.
Киләсе елның гыйнварыннан неонаталь скринингны тәэмин итү буенча федераль программа эшли башлый. Асылда, бу – яңа туган балаларда нәселдән һәм тумыштан килгән авырулар булуга тикшеренүләр үткәрү. Мондый тикшеренүләр авыр чирләрне башлангыч стадиядә ачыкларга һәм балаларга кирәкле ярдәмне тизрәк күрсәтергә булышлык итәчәк. Яңа туган сабыйга нәселдән килгән авыруларга тикшеренү ананың ризалыгы белән генә үткәреләчәк.
– Программаны гамәлгә ашыру өчен Русия төбәкләрендә 11 медицина оешмасының исемлеге билгеләнгән. Безнең Республика медицина-генетика үзәге Идел буе федераль округының медицина оешмалары өчен тикшеренүләр үткәрәчәк, – диде Андрей Назаров.
Премьер-министр төбәк Сәламәтлек саклау министрлыгына балаларны генетик патологиядән дәвалау өчен дарулар белән тәэмин итү механизмын гамәлгә кертүне йөкләде.
– Препаратлар резервын формалаштыру мөһим. Шулай ук, яңа туган балаларны кирәкле тикшеренүдән баш тартуны булдырмау өчен әлеге федераль программаның максатлары һәм бурычлары турында халыкка мәгълүмат бирүне оештырырга кирәк, – диде Андрей Назаров.