- Узган елның 11 ае нәтиҗәләре буенча Башкортстан Республикасында кече һәм урта эшкуарлык субъектлары саны 128 мең берәмлек тәшкил итте, бу узган ел күрсәткеченнән 0,5 процентка артык. Башкортстан эшкуарлар саны буенча Идел буе федераль округы субъектлары арасында 3нче һәм Русия Федерациясендә 11нче урынны алып тора, - дип билгеләп үтте Андрей Назаров.
Башкортстанның икътисади үсеш һәм инвестицион сәясәт министрының беренче урынбасары Айрат Фәхретдинов сөйләгәнчә, 2023 елга төп бурычларның берсе - "Кече һәм урта эшкуарлык һәм шәхси эшкуарлык башлангычларына ярдәм» гомумдәүләт проекты кысаларында социаль һәм яшь эшкуарларга грантлар бирүгә федераль ярдәмне бер ярым тапкыр арттыруны тәэмин итү, шул ук вакытта кече һәм урта эшкуарлыкка башка юнәлешләр буенча ярдәм күрсәтү темпларын саклап калу. Моннан тыш, республикада «Минем бизнес» үзәгенең тагын 4 офисын ачу планлаштырыла.
- "Кече һәм урта эшкуарлык һәм шәхси эшкуарлык башлангычларына ярдәм" гомумдәүләт проекты кысаларында социаль һәм яшь эшкуарларга грантлар рәвешендә 134,5 миллион сум бирелде. Быел шулай ук федераль финанслауны җәлеп итү күләмен 55,7 процентка арттыру планлаштырыла, - диде Айрат Фәхретдинов.
Премьер-министр билгеләп үткәнчә, 130 мең кече һәм урта эшкуарлык субъекты дәрәҗәсенә ирешү мөһим.
Фото: Башкортстан Хөкүмәте