+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Икътисад
11 гыйнвар 2023, 11:10

Хезмәт хакын 50 мең сумга җиткерү бурычы куелды

Башкортстан Хөкүмәтендә үткән утырышта республиканың хезмәт һәм халыкны социаль яклау өлкәсендә 2022 елга якынча йомгаклар ясалды.

Хезмәт хакын 50 мең сумга җиткерү бурычы куелдыХезмәт хакын 50 мең сумга җиткерү бурычы куелды
Хезмәт хакын 50 мең сумга җиткерү бурычы куелды
– Узган елның төп бурычлары арасында хезмәт базарында кризис хәлләрен булдырмау булды. Бу бурычны без уңышлы үти алдык, – дип ассызыклады Хөкүмәт Премьер-министры Андрей Назаров. – Бүгенге көндә республикада Халыкара хезмәт оешмасы методологиясе буенча эшсезлек рекордлы түбән - 2,8 процент тәшкил итә һәм бу Русия буенча күрсәткечтән (3,8%) һәм Идел буе федераль округындагыдан (3,1%) түбәнрәк.

Премьер-министр, шулай ук, 2022 ел йомгаклары буенча Башкортстанның хезмәт базарына ярдәм итүгә өстәмә чараларны тормышка ашыру өчен җәлеп ителгән федераль акчалар буенча 2нче урынны һәм сәнәгать предприятиелеренең эштән китү куркынычы астында булган хезмәткәрләрен укытуны оештыру буенча 1нче урынны яулавын искә алды.

- Узган елда 1500дән артык эш бирүче 1,5 млрд. сум ярдәм алды, бу безгә 29 меңнән артык республика гражданын эш белән тәэмин итәргә һәм эшкә урнаштырырга мөмкинлек бирде, - дип дәвам итте Андрей Назаров. Быел бу максатларга 1,4 млрд. сум федераль акча бүлеп бирү каралган, бу вакытлыча мәшгульлек, иҗтимагый эшләр һәм һөнәри белем бирү белән 17 мең кешене колачларга мөмкинлек бирәчәк.

Утырышта Премьер-министр урынбасары, финанс министры Лира Игътисамова ассызыклаганча, былтыр оешмаларга һәм аларның эштән кыскартылу куркынычы янаган хезмәткәрләренә вакытында ярдәм итү чаралары нәтиҗәсендә хезмәт базарындагы вәзгыять тотрыкланып кына калмады, яхшырды да.

– Ел дәвамында теркәлгән эшсез гражданнар саны - 22дән 15,5 мең кешегә (30%ка), теркәлгән эшсезлек дәрәҗәсе - 1,17% тан 0,81% ка кадәр, Халыкара хезмәт оешмасы методологиясе буенча эшсезлек дәрәҗәсе – 4,3% тан 2,8% ка кадәр кимеде, - диде Лира Игътисамова.

Катлаулы икътисади вәзгыятькә карамастан, республикада хезмәт хакы күрсәткечләре дә уңай динамикада саклана.

- Былтыр гыйнвар-октябрь айларында бер эшченең уртача айлык хезмәт хакы 46979,4 сум тәшкил итте (2021 елның шул ук чорындагы белән чагыштырганда, 15,8% ка артты). Реаль чагылышта эш хакы үсеше 100,5% тәшкил итте, - дип дәвам итте Лира Игътисамова.

Гаилә, хезмәт һәм халыкны социаль яклау министрлыгы эшчәнлегенең тагын бер юнәлеше - балалар иминлеген профилактикалау. Үткән елда ятим балаларның гомум саны 4%ка кимегән, «социаль ятимнәр» Русия буенча уртача күрсәткечтән (70%) түбәнрәк һәм 62% тәшкил итә. Бу, шул исәптән, аз керемле гаиләләр белән яңартылган эш моделен кертү нәтиҗәсендә мөмкин булды.

Премьер-министр Андрей Назаров якын киләчәктә, үсешнең бер өстенлеге буларак, керемнәрне арттыруны һәм халыкның ярлылыгы дәрәҗәсен киметүне атады.

- Узган елда хезмәт хакы үсеше тенденцияләре сакланып калды. Безнең бурыч – ел азагына хезмәт хакын 50 мең сумга кадәр арттыруны тәэмин итү, – дип ассызыклады Андрей Назаров. Ул, шулай ук, Башкортстан Республикасы Башлыгы йөкләмәсе буенча мобилизация буенча хәрби хезмәт итүгә чакырылган гражданнарга һәм аларның гаиләләренә бер тапкыр 20 мең сум күләмендә акчалата түләү бирелүен искәртте.

- Әлеге түләүне 19 860 мең граждан алды һәм безнең бурыч - мобилизацияләнгәннәрнең гаиләләренә һәрьяклап ярдәм күрсәтүне дәвам итү, - дип ассызыклады Андрей Назаров.

Фото: finance.rambler.ru  
Автор:Резеда Галикәева
Читайте нас