

Статусны раслау өчен - документлар 2023 елның 1 маена кадәр, ә социаль предприятие статусын алу өчен 2023 елның 31 декабренә кадәр кабул ителә. Социаль предприятие статусы булу бизнес өчен дәүләт ярдәме чараларын алырга мөмкинлек бирә.
Ләкин социаль предприятие статусын алу өчен эшкуар яисә оешма социаль проблемаларны хәл итүгә юнәлтелгән эшчәнлек алып барырга тиеш. Бу, мәсәлән, халыкның социаль яктан якланмаган категорияләрен эшкә урнаштыру, яки гражданнарның мондый төркемнәре өчен товарлар һәм хезмәтләр җитештерү булырга мөмкин. Мондый мәгълүматларны төбәкнең эшкуарлык һәм туризм министры Рөстәм Афзалов китерә.
- Әйтик, үткән елда 147 социаль эшкуар «Кече һәм урта эшкуарлык һәм шәхси эшкуарлык башлангычларына ярдәм» гомумдәүләт проекты кысаларында 100дән 500 мең сумга кадәр грант алды. Алар бу акчаларны үз проектын тормышка ашыруга чыгымнар өлешен каплауга юнәлтә алды. Агымдагы елда шулай ук грантка гариза бирү мөмкинлеге булачак. Дәүләт ярдәме белән төбәктә социаль эшкуарлар саны ике ел эчендә ике тапкырдан күбрәккә артты һәм 404кә җитте. Бу күрсәткеч буенча Башкортстан илдә Мәскәү өлкәсеннән кала 2нче урында тора, - дип шәрехләде Рөстәм Афзалов.
Социаль предприятиегә керү критерийлары һәм тәкъдим итү өчен кирәкле документлар турында тулырак мәгълүмат белән сылтама буенча укый аласыз.
Фото: pravitelstvorb.ru