

- Башкортстанның тышкы сәүдә әйләнеше узган елның гыйнвар-октябрендә, 2021 елның шул ук чорындагы белән чагыштырганда -15,4, ә экспорт күләме 19 процентка арткан. Үткән елның 9 аенда экспортның гомум күләмендә чимал булмаган энергетика экспорты өлеше 65,3 процент тәшкил итә. Узган елда Башкортстанның Тышкы икътисади элемтәләр һәм конгресс эшчәнлеге министрлыгы тарафыннан 14 чит илгә 25 визит оештырылды һәм 19 чит ил делегациясе кабул ителде. Республика предприятиеләре 58 күргәзмә-ярминкә һәм конгресс чараларында катнашты, - дип билгеләп үтте Министрлар кабинеты башлыгы.
Икътисади ведомство министрының беренче урынбасары Айрат Фәхретдинов үз докладында Башкортстан экспортерларын яклау чаралары мәсьәләсенә кагылды.
- Үткән елда экспорт эшчәнлегенә ярдәм итү өчен республика бюджетыннан 67,6 млн. сум акча бүленде. Бу акчалар экспортка товарларны транспортлауга һәм экспорт контрактларын үтәмәү буенча штраф санкцияләренә тотылган чыгымнарның бер өлешен, шулай ук "Ашыгыч экспорт ярдәме" проектына субсидияләүгә юнәлтелде, - диде ул.
Доклад нәтиҗәләре буенча Премьер-министр йөкләмә бирде.
- Чимал һәм энергетика булмаган экспортны 3,5 млрд. долларга кадәр үстерергә кирәк. Иран, Азия, Латин Америкасы, Африка илләре белән актив тышкы сәүдә багланышлары географиясен киңәйтү зарур, - диде Андрей Назаров.
Фото: pravitelstvorb.ru