

Узган елда Башкортстанда “Авыл территорияләрен комплекслы үстерү” программасы 7 юнәлеш буенча гамәлгә ашырылды. Федераль һәм төбәк бюджетларыннан финансланып 68 объект төзелде, бу - 2 миллиард 140 миллион сумнан артык. Бу хакта Башкортстан Хөкүмәте Премьер-министры урынбасары, авыл хуҗалыгы министры Илшат Фазрахманов сөйләде.
Шулай итеп, 2022 ел дәвамында Башкортостаннан 51 гаилә торак шартларын яхшыртуга субсидияләр алган, тагын 19 гаилә өчен биләү шартнамәсе буенча бирелгән йортлар төзелгән, авыл территорияләрен төзекләндерү буенча 40 проект гамәлгә ашырылган.
2022 елда вәкаләтле банклар тарафыннан республикада 2,1 миллиард сумга 790 кредит бирелгән. Бу - Русиядә иң яхшы күрсәткеч, өстәвенә лидерлар сафында инде беренче ел гына бармый. Республика "КРСТ" программасының "Авыл халкын эш белән тәэмин итүгә ярдәм" проектын гамәлгә ашыруда да алда бара. Проект кысаларында агросәнәгать комплексы предприятиеләренә хезмәткәрләрне укытуга һәм студентларга производство практикасын узуга чыгымнар компенсацияләнә. 2022 елда әлеге юнәлеш буенча республика агросәнәгать комплексының 106 предприятиесе 470 хезмәткәр әзерләүгә ярдәм алды.
Фото: pravitelstvorb.ru