+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Икътисад
12 гыйнвар 2023, 11:12

Экспорт үзәге нәтиҗәле эшли

2019 елның декабреннән 2022 елга кадәр Башкортстан Республикасының 137 кече һәм урта эшкуарлык субъекты Русия экспорт үзәге экспорт мәктәбенең «Экспорт форсажы» акселерация программасы буенча укулар узды.

Экспорт үзәге нәтиҗәле эшлиЭкспорт үзәге нәтиҗәле эшли
Экспорт үзәге нәтиҗәле эшли

Бу хакта Башкортстан Республикасының тышкы икътисади элемтәләр һәм конгресс эшчәнлеге министры Маргарита Болычева сөйләде.

- 2019 елда экспорт мәктәбе тарафыннан эшләнгән «Экспорт форсажы» акселерация программасы буенча укытуны башлап җибәргән 6 пилот төбәкнең берсе булдык. 2021 елда без беренче булып Русия субъектлары арасында «Экспорт форсажы: нефть-газ тармагы» махсус тармак программасын гамәлгә ашыра башладык. Әлеге программа буенча 15 кече һәм урта эшкуарлык субъекты укыган. Моның өчен Башкортстан Хөкүмәте, Русия экспорт үзәге белән аның экспорт мәктәбе арасында килешү төзелде. 2022 елда 45 эшкуар «Экспорт форсажы» акселерация программаларын тәмамлады. Шушы елның февралендә инде 12нче "Экспорт форсажы" агымын эшләтеп җибәрергә планлаштырабыз, - диде Маргарита Болычева.

Акселерация программасының 11 агымы нәтиҗәләре буенча Башкортстанның 46 компаниясе 16,5 миллион доллардан артык суммага 111 экспорт контракты төзегән.

Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, Русия Федерациясенең барлык субъектлары арасында үткәрелгән акселерация программалары саны буенча Башкортстан беренче урында тора.

Автор:Ример Насретдинов
Читайте нас