Сәламәтлек саклау өлкәсенә килгәндә, Премьер-министр агымдагы ел ахырына республикада яшәүчеләрнең уртача гомер озынлыгын 72 яшькә җиткерү бурычын куйды. Андрей Назаров сүзләренә караганда, узган елда сәламәтлек саклау системасын барлык дәрәҗәләрдә дә ныгыту буенча актив эш алып барылды – беренчел звенодан алып, югары технологияле медицина ярдәме күрсәтүче әйдәүче клиникалар мөмкинлекләрен киңәйтүгә кадәр.
– Узган елда ун сәламәтлек саклау объекты төзелде һәм файдалануга тапшырылды, авария хәлендәге 55 ФАП модульле конструкциягә алмаштырылды, 33 медицина оешмасына капиталь ремонт ясалды, – диде Андрей Назаров. – Агымдагы елда Баймакта поликлиника, Республика кардиоүзәгенең хирургия корпусы, Куватов исемендәге Республика клиник дәваханәсе поликлиникасы, Республика балалар клиник дәваханәсенең онкогематология үзәге төзелешен тәмамлау, шулай ук, медицина кадрларын дәвалау учреждениеләренә җәлеп итү планлаштырыла.
Арытаба утырышта гадәттән тыш хәлләрне кисәтү һәм бетерү, янгын хәвефсезлеген тәэмин итү, физик культура һәм спорт өлкәсендәге эшчәнлек каралды.
Андрей Назаров ассызыклавынча, халык хәвефсезлеген тәэмин итү – Хөкүмәт эшендә өстенлекле юнәлешләрнең берсе. Ул белдерүенчә, ел башыннан гадәттән тыш хәлләр һәм һәлакәтләр вакытында янгын-коткару хезмәтләре тарафыннан 1600дән артык кеше гомере саклап калынган, шулай ук, гадәттән тыш хәлләр, янгыннар һәм судагы һәлакәтләр нәтиҗәсендә һәлак булучылар саны кимегән.
– Спорт һәм физик культурага килгәндә, без сәламәт яшәү рәвешен системалы формалаштыруны дәвам итәбез. Спортны яшәү рәвеше итеп сайлаучылар саны 55 проценттан артып китте. Узган елда спорт тармагын финанслауны 1,5 тапкыр арттыруга ирешелде. Быел да уңай динамика көтәбез, чөнки финанслауның гомум күләме 6,8 миллиард сум тәшкил итәчәк, – диде Премьер-министр.
Арытаба утырышта узган елда агросәнәгать комплексын үстерү мәсьәләләре каралды.
– Узган елда игенчеләр бөртекле һәм кузаклы культуралардан 5 миллион тоннадан артык уңыш җыеп алды, – диде Андрей Назаров. – 30 ел элек булган рекордка ирешелде. Терлекчелектә гомум инвестицияләр күләме 8 миллиард сумнан артып киткән дүрт эре проект гамәлгә ашырылды. Дөньяның 49 иленә 400 мең тонна агросәнәгать комплексы продукциясе озатылды. Санкция чикләүләренә карамастан, ике ел эчендә күрсәткеч 1,5 тапкыр артты, – диде Премьер-министр. – Тармактагы уңай динамиканы саклап калырга һәм җитештерелүче продукциянең сыйфатын арттыруга һәм аны эшкәртүгә басым ясарга кирәк.
Утырышта, шулай ук, узган елда табигатьтән файдалану һәм экология үсеше мәсьәләләре тикшерелде.
Премьер-министр Андрей Назаров экология һәм тирә-як мохит торышы гражданнарның тормыш сыйфатына турыдан-туры йогынты ясавын билгеләп үтте. Монда калдыклар әйләнеше системасын нәтиҗәле төзү бик мөһим.
Узган елда бу өлкәдә эш каты көнкүреш калдыклары әйләнеше системасын формалаштыруга, су ресурсларын, атмосфера һавасын зарарсызландыруга, җир асты байлыкларын нәтиҗәле файдалануга һәм урманнарны саклауга юнәлтелде.
Хөкүмәт Рәисе билгеләп үтүенчә, республикада 122 предприятие система барлыкка китерүчеләр исемлегенә керә. Санкцияле чикләүләргә карамастан, узган ел Башкортстан сәнәгате өчен уңышлы булды.
– Без өстәмә ярдәм чаралары күрдек, предприятиеләрнең эшен дәртләндерү һәм күләмнәрне киметүгә юл куймау өчен җитди эш башкардык. Монда, әлбәттә, тынычланырга ярамый. Мониторинг алып барырга, үз вакытында җавап бирергә, ярдәм күрсәтергә кирәкле юнәлешләр күп, – диде Андрей Назаров.
Хөкүмәт җитәкчесе билгеләп үтүенчә, төбәктә хәзер өстенлекле инвестиция проектларына дәүләт ярдәме чараларының бөтен комплексын – салым ташламалары, сатулар үткәрмичә арендага җир участогы алу, инженерлык һәм транспорт инфраструктурасына чыгымнарны компенсацияләүгә субсидияләр алу мөмкин.
– Узган елның 11 ае нәтиҗәләре буенча Башкортстанда кече һәм урта эшкуарлык субъектлары саны 128 мең берәмлек тәшкил итә, бу узган ел күрсәткеченнән 0,5 процентка артык. Башкортстан эшкуарлар саны буенча Идел буе федераль округы субъектлары арасында 3нче һәм Русиядә 11нче урынны били, – диде Андрей Назаров. – Узган елда эшкуарлыкны үстерүгә дәүләт ярдәменең гомум суммасы 4 миллиард сум тәшкил итте.
Утырышта, шулай ук, үткән елда тышкы икътисади эшчәнлеккә нәтиҗәләр ясалды.
Башкортстанның тышкы сәүдә әйләнеше узган елның гыйнвар-октябрендә, 2021 елның шул ук чорындагы белән чагыштырганда – 15,4, ә экспорт күләме 19 процентка арткан. Үткән елның 9 аенда экспортның гомум күләмендә чимал булмаган энергетика экспорты өлеше 65,3 процент тәшкил итә. Узган елда Башкортстанның Тышкы икътисади элемтәләр һәм конгресс эшчәнлеге министрлыгы тарафыннан 14 чит илгә 25 сәфәр оештырылды һәм 19 чит ил делегациясе кабул ителде. Республика предприятиеләре 58 күргәзмә-ярминкә һәм конгресс чараларында катнашты, – диде Министрлар кабинеты башлыгы.
Утырыш кысаларында республиканың хезмәт һәм халыкны социаль яклау өлкәсендәге эшчәнлеккә дә йомгаклар ясалды.
– Узган елның төп бурычлары арасында хезмәт базарында катлаулы хәлләргә юл куймау булды. Бу бурычны без уңышлы үти алдык, – диде Андрей Назаров. – Бүген республикада Халыкара хезмәт оешмасы методологиясе буенча эшсезлекнең рекордлы түбән күрсәткече – 2,8 процент теркәлгән. Бу Русия (3,8) һәм Идел буе федераль округы буенча күрсәткечләрдән (3,1) түбәнрәк.