+22 °С
Яңгыр
VKOKTelegramMax
Икътисад
13 гыйнвар 2023, 07:50

Күчемсез милекне ничек бүләк итәргә?

Күчемсез милекне бүләк итү процедурасы турында “Кызыл таң” укучыларына Дәүләт теркәве, кадастр һәм картография федераль хезмәте идарәсенең Башкортстан Республикасы Архангель һәм Кырмыскалы районнары буенча муниципальара бүлеге начальнигы урынбасары Илфат Рәшит улы Әрдәширов бәян итте.

Күчемсез милекне ничек бүләк итәргә?Күчемсез милекне ничек бүләк итәргә?
Күчемсез милекне ничек бүләк итәргә?
Рәсмиләштерү нәрсәдән башлана?

Бүләк итү килешүеннән. Күчемсез милекне (фатир, йорт, җир биләмәсе) бүләк итү – ул аңа булган хокукларны башка кешегә тапшыру. Әлеге процедура бүләк итүче (күчемсез милек объекты хуҗасы) һәм бүләк алучы (әлеге объектны бүләк итеп алучы) арасында килешү төзүне таләп итә.
Шуны да исәпкә алыгыз: фатир яисә йортны бүләк итәргә телдән генә вәгъдә бирүнең юридик көче юк. Хәтта бүләк алучы торак өчен акчаларын сезгә тапшырса да, милек белән идарә итү хокукы аңа күчә дигән сүз түгел. Кайберәүләр туганнарына милекне бүләк итү хакында “дарственный” язалар, әмма документларны теркәмиләр. Ул очракта да килешү язма рәвештә төзелмәгән икән, үзара сөйләшү генә юридик көчкә ия булмаячак. Ягъни ике арада бүләк итү хакында килешү язма рәвештә төзелергә һәм хокукның бер кешедән икенче кешегә күчүе “Росреестр”да теркәлергә тиеш.
Бөтен мал-мөлкәтне түгел, ә аның бер өлешен генә бүләк итәргә дә мөмкин. Теге яки бу хәл килеп чыккан очракта, милек бүләк итүченең үзенә кире кайтарылачак, дигән төзәтмә кертү дә рөхсәт ителә.

Кайсы объектларга кагыла?

Бүләк итү предметы булып бүләк итүченең милек объекты да, милек хокукы да булырга мөмкин. Мәсәлән, төзелә торган күчемсез милек объектына карата төзелештә өлешчә катнашу шартнамәсе буенча таләп итү хокукы. Шуны белү мөһим: күчемсез милек объектын бүләкләүче үлгәннән соң тапшыруны күз уңында тоткан килешүнең юридик көче юк: милек хокукы күчүне дәүләт теркәвенә алудан баш тартачаклар.

Андый фатир өчен салым түләнәме?

Русия Федерациясенең Салым кодексында әйтелүенчә, бүләк итүче һәм бүләкләнүче бер гаилә әгъзалары яисә якын туганнар: ир-хатын, ата-ана һәм балалар (шул исәптән уллыкка алган һәм уллыкка алынган), нәнәй, картәти, оныклар, апа-абыйлар, сеңел-энеләр булган очракта, бүләккә алынган керемнәр салымнан азат ителә. Әгәр дә милекне бүләккә ерак туган алса, ул объектның кадастр хакыннан 13% салым түләргә тиеш.
Милек якын туганнарга – хатынга, иргә, балаларга, әти-әнигә, абый-сеңелләргә бүләк ителгәндә салым алынмый. Ерак туганнарга һәм чит кешегә булганда – 13 процент салым алына.

Кемнәр хокуклы?

Күчемсез милекне бүләк итүне әлеге милекнең хуҗасы да, шулай ук ышаныч кәгазе буенча аның вәкиле дә башкара ала. Өстәвенә, бу эш милек хуҗасының ышанычлы вәкиле тарафыннан башкарылганда анда бүләк алучының исеме һәм бүләк итү предметы язылмаган килешүнең бернинди көче юк. Шуңа төрле килешүләрне башкаруга вәкаләтләр бирелгән, ләкин бүләк итүче һәм бүләк итү предметы күрсәтелмәгән “генераль доверенность” нигезендә бүләк итүне башкарырга ярамый.
Законда бүләкләүне гамәлгә ашыру тыела торган затларның билгеле бер төркеме каралган:
– балигъ булмаган һәм юридик гамәлгә сәләтсез дип танылган гражданнарның законлы вәкилләренә аларның тәрбияләнүчеләренең күчемсез милеген бүләк итү тыела;
– мәгариф, медицина, социаль хезмәтләр күрсәтүче, шул исәптән ятим һәм ата-ана тәрбиясеннән мәхрүм калган балалар өчен оешмалар хезмәткәрләренә, мондый оешмаларда дәвалау, тәрбияләнүдә булган гражданнар, бу кешеләрнең ире (хатыны) һәм туганнарына;
– дәүләт яисә муниципаль вазыйфа биләүче затларга, дәүләт хезмәткәрләренә, муниципаль хезмәткәрләргә, Русия Банкы хезмәткәрләренә аларның вазыйфа урыннарына бәйле яисә аларның хезмәт бурычларын үтәүгә бәйле рәвештә;
– коммерция нигезендә булган оешмаларга, әгәр бүләк итүче шулай ук коммерция нигезендәге оешма булса (хакы 3 мең сумнан артмаган бүләкләргә кагылмый).

Ничек теркәлә?

Милекне бүләк итеп бирергә сөйләшкән очракта, хокук билгели торган документ булып килешү тора. Аның нигезендә бүләк итүче күчемсез милеккә хокукларны түләүсез тапшыра, ә бүләк алучы милекне бүләк итеп алырга ризалыгын белдерә. Уртак милектәге бер өлешне бүләк иткәндә генә нотариустан алыш-биреш таныклыгы алу мәҗбүри, калган очракларда моның кирәге юк.
Әгәр дә килешү нотариус тарафыннан раслана икән, мөрәҗәгать итүче милек хокукын теркәү өчен документларны аның аша тапшыра ала. Ике як та мондый хезмәткә риза булса, нотариус эш көне тәмамланганчы, яки килешүдә күрсәтелгән вакыт эчендә хокукларны теркәү турында гаризаны һәм документларны “Росреестр”га электрон формада тапшырырга тиеш.

Нәрсәләр кирәк?

Милеккә хокукның бүләк ителгән күчемсез милек объектына күчүен теркәү өчен түбәндәге документлар тапшырыла:
1. Хокукларның күчүен дәүләт теркәве турында (бүләк итүче тарафыннан тапшырыла) һәм милек хокукларын дәүләт теркәве турында (бүләкне кабул итүче) гариза – төп нөсхәләре;
2. Килешүдә катнашучыларның шәхесләрен раслаучы документлар (төп нөсхәләре);
3. Нотариуста расланган ышаныч кәгазе, әгәр дә өченче зат килешүдә катнашучы исеменнән эш итсә (төп нөсхәсе);
4. Бүләк итү килешүе (төп нөсхәсе);
5. Дәүләт теркәве өчен башка документлар (мәсәлән, бүләк итүченең хатынының (иренең) нотариаль расланган ризалыгы).

Дәүләт пошлинасы каралганмы?

Дәүләт пошлинасы объектның төренә һәм документларны тапшыру ысулына бәйле. Мәсәлән, әгәр дә документлар электрон формада тапшырылса, бүләк итүче хокукларны теркәү өчен 1400 сум түләргә бурычлы, әгәр дә документлар кәгазьдә булса, дәүләт пошлинасы 2 000 сум тәшкил итә.

Нотариустан башка мөмкинме?

Хокукны теркәү турында гаризаны нотариустан башка да тапшырырга мөмкин. Моның өчен Күпфункцияле үзәккә яисә Кадастр палатасы офисына мөрәҗәгать итәргә кирәк. “Росреестр” сайтындагы (rosreestr.gov.ru.) “Шәхси кабинет” электрон сервисы белән дә файдаланып, документларны электрон төрдә тапшырырга мөмкин. Ләкин бу очракта гариза бирүчегә электрон-санлы култамгалар алырга кирәк булачак.

Килешүне өзеп буламы?

Килешү ике якның да рөхсәте нигезендә өзелергә мөмкин. Моннан тыш, әгәр дә бүләкне алучы бүләк бирүчедән алданрак вафат булса, бу шартлар килешүдә каралган булса, бүләк итү килешүен судка мөрәҗәгать итмичә генә гамәлдән чыгарырга мөмкин.
Башка очракларда торакны бүләк итү турында килешүне суд аша гына өзәргә мөмкин. Мисал өчен, әгәр дә бүләкне кабул итеп алучы бүләк бирүченең, аның гаиләсе әгъзаларының гомерен өзәргә омтылса, аңлы рәвештә тән җәрәхәте ясаса, ул чагында суд аша килешүне гамәлдән чыгарырга була. Шулай ук бүләк алучының бүләк ителгән әйбергә карата начар карашта булып, ул әлеге әйберне бөтенләй юкка чыгарырга маташкан очракта да бүләк ителгән әйберне суд аша кайтарып була.

Эльвира Ямалетдинова язып алды.

Автор:Эльвира Ямалетдинова
Читайте нас