Аның концепциясе Мишкә районында күпфункцияле юл яны комплексын төзүне күздә тота. Бизнес-кейста китерелгән исәпләүләр нигезендә, проект бюджеты 15 яңа эш урыны булдырып, 56,6 миллион сум тәшкил итәчәк.
- Проектны гамәлгә ашыру өчен бизнес-кейста Мишкә районында төбәк әһәмиятендәге «Бөре - Тазтүбә - Сатка» автомобиль юлы буенда мәйданчык тәкъдим ителде. Монда инвесторга автомобиль юу, автомобильләргә техник хезмәт күрсәтү станциясе, кафе һәм минимаркеттан торган юл буе сервисы объектын урнаштырырга тәкъдим ителә. Проектны тормышка ашыруның күз алдында тотылган вакыты - 2 ел, - дип билгеләп үтте Үсеш корпорациясе генеральный директоры Наил Габбасов.
Инвесторларга бизнес-тәкъдимдә шулай ук төп финанс-икътисади күрсәткечләр: финанс нәтиҗәләре, керем күләме һәм саф керем, рентабельлелек, кире кайтару вакыты һәм башкалар турында мәгълүмат бар.
- Җентекләп эшләнгән концепция һәм финанс күрсәткечләре белән бергә, безнең барлык бизнес-кейсларда да дәүләт ярдәме чаралары күрсәтелде, алар ярдәмендә инвестор проектны уңайлы рәвештә тормышка ашыра алачак. Бу очракта ул инициативаны өстенлекле инвестпроектлар исемлегенә кертүгә, сатуларсыз җир кишәрлеге бирүгә, инфраструктура объектларын төзү, реконструкцияләү, модернизацияләү чыгымнарын каплауга субсидияләр бирүгә дәгъва итә ала, - дип өстәде Наил Габбасов.
Фото: Башкортстан Хөкүмәте