+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Икътисад
17 гыйнвар 2023, 13:10

Эшкуарлар арендадагы күчемле дәүләт милкен сатып ала алачак

Башкортстанда 2023 елда дәүләт һәм муниципаль милекне хосусыйлаштыру өлкәсендә федераль законнарга үзгәрешләр үз көченә керә. Яңалыклар кертү нәтиҗәсендә кече һәм урта эшкуарлык субъектларына арендалана торган дәүләт һәм муниципаль күчемле милекне, мәсәлән, кече һәм урта эшкуарлык субъектларыннан файдаланудагы авыл хуҗалыгы, төзелеш һәм башка техниканы сатып алуга өстенлекле хокук бирелә. Преференция алу өчен шарт бар - күчемле милек эшкуарларда кимендә бер ел дәвамында файдалануда булырга тиеш.

Эшкуарлар арендадагы күчемле дәүләт милкен сатып ала алачакЭшкуарлар арендадагы күчемле дәүләт милкен сатып ала алачак
Эшкуарлар арендадагы күчемле дәүләт милкен сатып ала алачак

- Өзлексез файдалану аренда хокукында вакытлыча биләү һәм файдалануны күздә тота. Әгәр элегрәк сатып алу мөмкинлеге күчемсез милеккә карата гына булса, хәзер эшкуарлык субъектлары күчемле дәүләт милкен сатып ала алачак, - дип аңлатты республика җир һәм милек мөнәсәбәтләре министры урынбасары Фәния Нәфыйкова. - Хәзер эшкуарлык субъектларында хосусыйлаштыруда катнашуга преференция барлыкка киләчәк. Өстенлек шунда ки, законда үзгәрешләр нәтиҗәсендә хосусыйлаштыруның махсус конкурстан тыш ысулы, ягъни дәүләт яисә муниципаль күчемле милекне кече һәм урта бизнес тарафыннан сатып алу кертелә.

Фото: pravitelstvorb.ru

Автор:Фануз Хабибуллин
Читайте нас