+24 °С
Яңгыр
VKOKTelegramMax
Икътисад
17 гыйнвар 2023, 09:03

"Системада мәгълүматларның актуаль булуы бик мөһим..."

Башкортстан Хөкүмәте Премьер-министры Андрей Назаров җитәкчелегендә муниципаль районнар һәм шәһәр округлары хакимияте башлыклары катнашлыгында атналык киңәшмә булды.

"Системада мәгълүматларның актуаль булуы бик мөһим...""Системада мәгълүматларның актуаль булуы бик мөһим..."
"Системада мәгълүматларның актуаль булуы бик мөһим..."
Киңәшмәдә каралган сорауларның берсе муниципаль берәмлек хакимиятләре белән торак-коммуналь хуҗалык дәүләт мәгълүмат системасын тулыландыруга һәм популярлаштыруга кагылды. Исегезгә төшерәбез, бу система 2016 елдан сәнәгать эксплуатациясенә кертелде һәм барлык хезмәт күрсәтүчеләр һәм хакимият органнары өчен мәҗбүри санала. Система торак милекчесен йорт белән идарә итү һәм торак-коммуналь хезмәтләр өчен түләү буенча барлык кирәкле мәгълүмат белән тәэмин итәргә тиеш.

- Системада мәгълүматларның актуаль булуы бик мөһим. Күрсәтелә торган хезмәтләргә барлык килешүләрне системага кертергә кирәк. Бездә торак һәм коммуналь хезмәтләр өчен түләү буенча социаль ярдәмнең аерым чараларыннан 500 меңнән артык кеше файдалана. Шуңа бәйле рәвештә, ведомствоара бәйләнешнең тиешле һәм өзлексез алгоритмы төзелергә тиеш.

Моннан тыш, Русия Төзелеш министрлыгы тарафыннан әлеге системаны популярлаштыру һәм анда 14 яшьтән өлкәнрәк гражданнарның 10 процентыннан ким булмаган теркәүне тәэмин итү бурычы куелды, – дип билгеләп үтте Премьер-министр.

Фото: Башкортстан Хөкүмәте

 

Автор:Ример Насретдинов
Читайте нас