- 2022 елда без төзелеш буенча рекорд куйдык, алданган өлешчеләр проблемасы нәтиҗәле хәл ителә. Узган елда 70 йорт проблемалы объектларның бердәм реестрыннан чыгарылган. Бу якынча өч мең кешенең бозылган хокукларын тергезергә мөмкинлек бирде. 9,6 миллиард сумлык инфраструктура бюджет кредитлары ярдәмендә гамәлгә ашырыла башлады. "Стимул" федераль программасын тормышка ашыруны да билгеләп үтәм. Килешү кысаларында быел 3,8 миллиард сумга 13 объект төзү каралган, - диде Андрей Назаров.
Төзелеш өлкәсендәге эш нәтиҗәләре һәм алда торган бурычлар турында тулырак итеп төзелеш һәм архитектура министры вазыйфасын башкаручы Егор Родин сөйләде.
Ул хәбәр иткәнчә, 2022 ел торак төзелеше темплары буенча иң яхшысы булды. Республика 2021 елгы рекордлы планканы арттырып үтәде.
- Башкортстан «Стимул» программасы буенча федераль акчаларны җәлеп итү буенча Русия төбәкләре арасында лидер булып тора, бу 2022 елда инженерлык, транспорт һәм социаль инфраструктураның 17 объектын төзү хисабына 1 миллион квадрат метрдан артык торак файдалануга тапшырырга мөмкинлек бирде. Шулай ук гражданнарны авария хәлендәге торак фондыннан күчерү чараларын гамәлгә ашыру кысаларында гомум мәйданы 230 мең квадрат метр булган күпфатирлы 41 йорт файдалануга тапшырылды, - дип билгеләде Егор Родин.
Фото: Башкортстан Хөкүмәте