+22 °С
Дождь
VKOKTelegramMax
Икътисад
20 Января 2023, 09:03

Башкортстан башка төбәкләргә үрнәк!

18 гыйнварда Рeсия Федерациясе Хөкүмәте Рәисенең беренче урынбасары Андрей Белоусов рәислегендә быел беренче Русия Федерациясе субъектлары белән киңәшмәсе узды.

Башкортстан башка төбәкләргә үрнәк!Башкортстан башка төбәкләргә үрнәк!
Башкортстан башка төбәкләргә үрнәк!
Башкортстаннан икътисади үсеш һәм инвестицион сәясәт министрлыгы, «Эшлекле Русия» гомумрусия иҗтимагый оешмасының төбәк бүлеге, Үсеш корпорациясе вәкилләре катнашты.

Киңәшмә барышында республика инвестицион стандартын кертү эшенең төп юнәлешләре буенча фикер алыштылар, шулай ук 2022 ел нәтиҗәләре буенча Русия Федерациясе субъектларының иң яхшы тәҗрибәләре билгеләнде. Алар арасында Башкортстан Республикасының ике тәҗрибәсе дә бар.

- Андрей Рэмович төбәк инвестиция стандартының һәр элементы инвесторга ярдәм йөзеннән эшләргә тиеш, дип билгеләде һәм быел стандартны гамәлгә кертә торган яңа төбәкләргә бу эшне башкарган төбәкләрнең иң яхшы тәҗрибәләренә таянырга тәкъдим итте. Шунысы куанычлы, уңышлы тәҗрибәләр арасында Башкортстан Республикасының инвестицион декларациясе һәм инвестицион комитеты керде. Гомумән алганда, инвестицион системаны унификацияләү буенча республика командасының эше вакытында һәм сыйфатлы башкарылды, бу "Эшлекле Русия", Сәүдә-сәнәгать палатасы һәм Русия сәнәгатьчеләр һәм эшкуарлар союзы составындагы эшлекле берләшмәләрнең федераль советы раслады, – диде Хөкүмәт Премьер-министрының беренче урынбасары, икътисади үсеш һәм инвестицион сәясәт министры Рөстәм Моратов. Шулай ук ул агымдагы елда системаны алга таба камилләштерү һәм бизнес-җәмәгатьчелеккә инвесторларга ярдәм итү механизмнары турында киң мәгълүмат бирү буенча чаралар планлаштырыла, дип өстәде.

Фото: Башкортстан Хөкүмәте

 

Автор:Ример Насретдинов
Читайте нас