

- Русия һәм Белоруссия Президентлары очрашуларының берсендә Владимир Путин һәм Александр Лукашенко билгеләп үткәнчә, бүген үзара товар әйләнешен арттыру гына аз. Бергәләп өченче илләр базарларына Союз дәүләте продукциясе белән чыгарга кирәк. Белоруссия белән Башкортстан арасында ниндидер уртак проектлар планлаштырыламы? - дигән сорау бирелде.
"Соңгы елларда безнең республика шактый яхшы үсә. Бюджетның керем өлеше, инвестицион җәлеп итүчәнлек арта, сәнәгать җитештерүе индексы ел саен үсә. Кадерле белорусларга, без чыннан да инвестицион җәлеп итүчән төбәк, дип әйтәсем килә. Бизнесны уңышлы алып бару өчен безнең барлык шартлар да бар, - диде Радий Хәбиров. - Безнең республика базары Белоруссиядән продукция белән тулысынча тәэмин ителмәгән әле. Уртак эшләнмәләребезне кая сатарга икәнен уйлаганчы, үзебез дә алар белән тәэмин ителергә тиеш.
Безгә авыл хуҗалыгы техникасы җитми. Шуңа күрә бүген мин «АМКОДОР» сәнәгать предприятиеләрендә булдым. Бездә шул ук чәчкечләргә һәм киптергечләргә чират - алты ай. Искергән техниканы алыштырыр өчен чылбырлы тракторлар гына да 2 мең машина җитешми. Безгә тәгәрмәчле тракторлар да кирәк.
Коммуналь техника турында сөйләсәк, аның буенча хәл алдагы елларда хроник финансланмау белән бәйле. Бездә ул бик аз. Бүген без сездән яңа техника сатып ала башладык. Ул бик яхшы, төрле планлы - кечкенә агрегатлардан кар чистарту өчен зур машиналарга кадәр".
Фото: glavarb.ru