+25 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Икътисад
23 гыйнвар 2023, 19:15

Башкортстан Белоруссия белән авиаэлемтәне яңарта

Быел яз Уфа - Минск авиаэлемтәсе җайга салыначак, дип хәбәр итте Хөкүмәтнең ЦУРдагы оператив киңәшмәсендә беренче вице-премьер, икътисади үсеш һәм инвестицион сәясәт министры Рөстәм Моратов, Башкортстан делегациясенең Беларуська рәсми эш сәфәре нәтиҗәләре турында сөйләгәндә.

Башкортстан Белоруссия белән авиаэлемтәне яңарта
Башкортстан Белоруссия белән авиаэлемтәне яңарта

«Әлбәттә, бу июньдә узачак зур чара - Русия һәм Беларусь төбәкләренең унынчы форумы алдыннан бик мөһим», - дип билгеләп үтте Рөстәм Моратов.

Аның сүзләренчә, "Ред Вингс" һәм "Азимут" авиакомпанияләре белән "уңай нәтиҗә"гә инде ирешелгән. Мартта Росавиация белән Уфа - Минск - Уфа маршруты буенча атнасына бер тапкыр даими рейс ачылуын килештерү планлаштырылган. Очышлар оештыруга кирәкле дәүләт субсидиясе күләме - 28,8 млн. сум. Фаразланган пассажирлар агымы - елына 6,7 мең кеше.

Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров, Рөстәм Моратовны тыңлап, Мәгариф һәм фән, Мәдәният, Туризм һәм эшкуарлык министрлыкларына туроператорлар, мәктәпләр белән әзерлек эшләре башларга кушты.

Фото: "Башинформ"

Автор:Фануз Хабибуллин
Читайте нас: