Катнашу өчен Башкортстанның актив рәвештә экспорт каналларын үстерүче, яки IT, Smart City, агротехнологияләр, энергетика һәм мәгълүмат хәвефсезлеге өлкәсендә экспорт эшчәнлеген башларга планлаштыручы предприятиеләре чакырыла. Бу хакта Башкортстан Республикасының тышкы икътисади багланышлар һәм конгресс эшчәнлеге министры Маргарита Болычева сөйләде.
- Һиндстан белән Башкортстанның дәүләт дәрәҗәсендә тыгыз хезмәттәшлеген исәпкә алып, безнең республика предприятиеләре өчен бу ил хезмәт күрсәтүләр һәм продукция экспортлауның перспектив базары булып тора, - дип билгеләде Маргарита Болычева.
Бизнес-миссия кысаларында дәүләт структуралары вәкилләре катнашлыгында эшлекле программа оештырылачак, шулай ук Һиндстанның эшлекле даирәләре вәкилләре белән очрашулар, Русия продукциясен һәм хезмәтләрен алуда кызыксыну белдергән потенциаль контрагентлар белән сөйләшүләр оештырылачак.
Фото: Башкортстан Хөкүмәте