+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Икътисад
23 гыйнвар 2023, 11:47

Яңа бизнес-тәкъдимне кем гамәлгә ашырыр?

Республиканың Үсеш корпорациясе менеджерлары Башкортстанда бизнесны локальләштерергә теләгән инвесторлар өчен яңа бизнес-тәкъдим әзерләде.

Яңа бизнес-тәкъдимне кем гамәлгә ашырыр?Яңа бизнес-тәкъдимне кем гамәлгә ашырыр?
Яңа бизнес-тәкъдимне кем гамәлгә ашырыр?
Аның концепциясе кәгазь һәм кәгазь продуктлар җитештерү предприятиясен булдыруны үз эченә ала. Кейста тәкъдим ителгән исәпләүләр буенча, проект бюджеты 150,8 миллион сум тәшкил итәчәк, ә производствода 20 яңа эш урыны булдырылачак.

- Предприятиене «Алга» махсус икътисади зонасында урнаштырырга тәкъдим итәбез. Монда инвестор салым ставкаларын киметү мөмкинлегеннән, тизләтелгән амортизациядән, җирне арендалау һәм сатып алуга ташламалардан, шулай ук ирекле таможня зонасы гамәлләреннән файдаланып, проектны тормышка ашыра алачак, – дип билгеләп үтте Башкортстанның Үсеш корпорациясе генеральный директоры Наил Габбасов.

Бизнес-тәкъдимдә шулай ук проектның нәтиҗәлелеге турында җентекле мәгълүмат күрсәтүче финанс-икътисади күрсәткечләр бар. Алты ел тәшкил итәчәк исәп-хисап чорында чиста табыш күләме якынча 311 миллион сумга җитәргә мөмкин. Моннан тыш, кейста тәкъдим ителгән дәүләт ярдәме чаралары белән дә танышырга мөмкин.

Фото: Башкортстан Хөкүмәте

 

Автор:Ример Насретдинов
Читайте нас